Яңа уку елының беренче көнендә Федоровскоеда спорт мәйданчыгы тантаналы төстә файдалануга тапшырылды. Аңа резина өслек түшәлгән, кием алыштыру өчен җылытылган ике бүлмәсе, тамашачылар өчен йөз урынга исәпләнгән трибунасы бар. Җәй көне анда волейбол, баскетбол, мини-футбол уйнарга була, ә кыш айларында – хоккей. Спорт мәйданчыгына керү юлындагы символик ал тасма киселгәннән соң, Кайбыч районы башлыгына Альберт Рәхмәтуллинга сүз бирелде. Спорт мәйданчыклары балалар, яшьләрне, халкыбызны сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатында төзелә. Бу объект ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан тормышка ашырылучы “Татарстан Республикасындагы торак пунктларда спорт мәйданчыклары төзү” республика программасы буенча сафка басты. Олы Кайбычтагысы да шушы программа ярдәмендә төзелгән иде. Бу корылмалар халкыбызга озак еллар дәвамында хезмәт итсен",- диде муниципалитет башлыгы.