Илшат Гимаев XIX Халыкара Көзге төзелеш форумын башлап җибәрде

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гимаев XIX Халыкара Көзге төзелеш форумын башлап җибәрде. Чара 12-15 сентябрь көнәрендә Казанда, " Казан ярминкәсе "күргәзмә үзәгендә үтә. Илшат Гыймаев шулай ук хәбәр иткәнчә, быел күргәзмәдә 60 тан артык компания катнашачак. Татарстан Республикасының төзелеш комплексы– Рәсәй Федерациясендә иң динамик рәвештә үсүче комплекс. Торак программаларын гамәлгә ашыру, социаль-мәдәни һәм спорт өчен билгеләнгән яңа объектлар төзү, сәнәгый төзелеш өлкәсендә эре проектлар – болар барысы да республикага берничә ел дәвамында бу өлкәдә лидерлык позицияләрен тотып калырга мөмкинлек бирә, " – дип ассызыклады И. С. Гимаев. Чыгышының ахырында Илшат Гыймаев барлык катнашучыларга форумда конструктив эш һәм яңа эшлекле контактлар теләде.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International