Быел Казанда 340 йорт яны территорияләре төзекләндерелде

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Быел Казанда 340 йорт яны территорияләре төзекләндерелде. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә 11 зона төзекләндерелде. Алар арасында футбол-баскетбол кыры (288 кв.м.), спорт зонасы (120 кв.м.), хуҗалык зонасы (35 кв.м.), ял итү зонасы (380 кв.м.), урам китапханәсе һәм балалар өчен берничә зона: алты яшьтән зур балалар өчен уен зонасы (213 кв.м.), 3 яшь һәм аннан зуррак балалар өчен ике уен зонасы (130 кв.м. һәм 156 кв.м.), 2 яшьтән зур бабалар өчен уен зонасы (36 кв.м.). Төзекләндерү эшләрен башкару өчен 11,9 млн сум акча тотылды. “Уютный дом” идарә итүче компания” ҖЧҖ генераль директоры Марат Нуриев  билгеләп үткәнчә, төзекләндерү эшләрен йорт территорияләре һәм квартал арасындагы юлларны төзекләндерү буенча республика программасын гамәлгә ашыру ярдәмендә башкару мөмкинлеге туды. Чөнки идарә итүче компания төзекләндерү эшләрен, юллар тиешле дәрәҗәгә китерелгәч кенә, башлый ала. Төзекләндерү эшләре идарә итүче компания чараларына башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International