Чүпрәледә яңа ФАП һәм балалар бакчалары ачылды

2017 елның 29 августы, сишәмбе

Чүпрәле районында Кече Уби авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты һәм капиталь ремонттан соң балалар бакчасы куллануга тапшырылды. Социаль-мөһим объектларны ачу тантанасында район башлыгы Александр Шадриков, РФ Думасы ТР Дәүләт һәм Дәүләт Советы депутатлары Илдар Гыйльметдинов һәм Ринат Гайзатуллин катнаштылар. Районыбыз республикада эшләп килүче 30лап программада катнаша,социаль объектларны сафка бастыру юнәлешендә күп эшләр башкарыла. Юллар да төзелә, “Чиста су” программасы буенча да күп кенә авылларда эшләр төгәлләнде. Исә Бүген районда фельдшер-акушерлык унынчы пунктын файдалануга тапшырабыз. Капиталь соң төзекләндерүдән, балалар ачабыз бакчаларын. Яңа сафка баскан һәм төзекләндергән биналарыбыз халыкка игелекле хезмәт күрсәтсен, - диде район башлыгы Александр Шадриков. Медицина пунктында фельдшер кабинеты, процедуралар бүлеге урнашкан, пункт заманча яңа медицина җиһазлары һәм мебель белән җиһазланган. Яңа төзекләндерелгән Кече Уби балалар бакчасына 20 ләп бала йөри. Яңа бинага без бик шат, биредә хәзер уңайлы һәм җылы, - дип билгеләп үтә мөдире бакчасы  Зинаида Саландаева.

Белешмә:

2017 елда 42 Фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International