Алабугада булачак «Гуляй парк» территориясен төзекләндерү буенча эш башланып китте. Бүген төзүчеләр керү төркемен үзгәртеп кору белән мәшгуль.
Төзүчеләр планнарында көз уртасына кадәр паркның юл капламасын яңарту, юллар ясау, яктырту уздыру бурычы тора. Бу эшләргә 78 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Эш парклар һәм скверларны төзекләндерү буенча республика программасы хисабына алып барыла.
«Парк паркур һәм спортның башка актив төрләренә йөз тота. Былтыр без Пионер паркын төзекләндердек, быел “Гуляй парк”ка керештек, ә киләсе елда “Чебурашка”ны төзекләндерергә планлаштырабыз», – ди төзелеш департаментының архитектура һәм шәһәр төзелеше контроле бүлеге җитәкчесе Илдар Миңнемөхәммәтов.
«Гуляй парк» – алабугалылар өчен инде күнегелгән иске мәйдан территориясенең яңа исеме ул. Шәһәрдә яңартылган парк тудыру идеясе берничә тапкыр тикшерелде. Иске мәйдан территориясендә өр-яңа ял зонасы тудыру турында карар кабул ителде.