Минзәләдә капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Минзәләдә капиталь ремонттан соң яңадан 7 нче номерлы балалар бакчасы ачылды. Ачу тантанасында район башлыгы Айдар Салахов һәм башка рәсми затлар катнашты. Сәламләү сүзендә Айдар Салахов программаның әһәмиятен билгеләп үтте. Тантаналы өлештән соң, кунаклар балалар бакчасының эченә үттеләр . Чакырылганнар билгеләп үткәнчә, бина тышкы якта да, эчендә дә матур килеп чыкты, барлык уңайлыклар да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International