Илшат Гыймаев: "Без территорияләрне комплекслы үзләштерү юнәлешендә"

2017 елның 18 августы, җомга

Бүген "Аргументлар һәм фактлар" редакциясендә Татарстанда социаль объектларны төзү буенча фикер алыштылар. Эксперт буларак ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев чыгыш ясаган. Ул катнашучыларга нинди объектлар файдалануга тапшырылды, тапшыруга планлаштырыла, төзелеш өлкәсендә яртыеллыгы нәтиҗәләре турында сөйләде. "Ярты юл инде узды, бүгенге көндә 1 409,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган",- дип билгеләп үтте министр урынбасары. Мондый статистика барлык РФ субъектларында күрсәтелми. Куллануга тапшырыла торган торак күләменә карап лидерлар унлыгы буенча, Рәсәй Федерациясендә без бүген бишенче урында торабыз. Татарстанда шулай ук инфраструктура объектларының төзелеш программасы бик киң: балалар бакчалары, мәктәпләр, универсаль спорт мәйданчыклары, чаңгы базасы, авыл клублары һ. б. Бүген ставка территорияләрен комплекслы үзләштерүгә ясала. Бу җирне яхшырту һәм шәһәр эчендәге территорияләрне рациональ файдалану. "Без бу юнәлештә алга таба да хәрәкәт итәчәкбез",- дип министр урынбасары Илшат Гимаев нәтиҗә ясады.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International