ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев җитәкчелегендә һәм "АҖ СҖТ МИЗ "Алабуга" заказ бирүчесе, "Татинвестгражданпроект" проектлы институты һәм "Камгэсэнергострой" ҖАҖ һәм "Гидропромжилстрой" ҖЧҖ вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрде. Аның барышында инфраструктураның өстенлекле объектларның төзү мәсьәләләре каралды. Хәзерге вакытта  "Гидропромжилстрой" ҖЧҖ  "Синергия" автокомпонентлар җитештерүче индустриаль-технологик паркында, Беренче корпусның (СМЦ урнаштыру өчен) СМЦ корпусы металл конструкцияләрне монтажлау бара, шулай ук җиһазлар астында фундамент  оештыру буенча эшләре дәвам ителә. Металл конструкцияләр белән монтажлау буенча эшләрнең темпларын арттыру өчен, 7 августынан башлап, өстәмә субподряд ҖЧҖ "Нефтегазкомплект" оешмасы эшләрне башлый.

 

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы  хәбәр итә, "Казан җитештерү-төзелеш берләшмәсе"  "Салават күпере" ТК 11-4 йортында төзү-монтаж эшләрен бетерү турында хәбәрнамә биргән.

Актаныш муниципаль районында 2017 елгы капиталь ремонт эшләре тулысынча төгәлләнде. Эшләр "РемстройДом" ҖЧҖ ген. подрядчысы тарафыннан сыйфатлы һәм план буенча үз вакытында башкарылган. Ике йортта түбәндәге эш төрләре башкарылган: фасад яңартылган, электр, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү һәм су бүлү системалары төзекләндерелгән.

Кайбыч район Федоровское авылында, республика программасы кысаларында, универсаль спорт мәйданчыгын төзү эшләре ахырына якынлаша. Объект чишенү бүлмәсе өчен ике модульле блок, 100 урынлы тамашачылар өчен трибуналар белән җиһазландырылган, резин өслек белән капланган һәм анда волейбол, баскетбол һәм мини футбол уеннарны оештыру өчен билгеләү ясалган.

Республика программасы кысаларында Арча районында авыл хуҗалыгы объектларына төзелеш һәм капиталь ремонт ясау дәвам итә. Быел 27 ферма төзекләндерелә, 14 силос, сенаж траншеясы төзелә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин.


2
август, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанда 2011- 2016 елларда 35 яңа мәктәп төзелгән. Алар барлыгы 9,3 мең укучыга исәпләнгән. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев җиткерде.

Түбән Кама муниципаль районында федераль программа кысаларында күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. 1 август мәгълүматларына караганда, планлаштырылган эш бүгенге көндә 82% ка башкарылган.

Казанда яңа 2017-2018 уку елына ике яңа мәктәп тапшырылачак. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев белдерде.

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планына туры китереп, 2017 елның июлендә Чистай ЗТИ тарафыннан Нурлат ш. "Уют" ИК ҖЧҖ һәм "Алексеевск районы ИК" ҖЧҖ карата планлы тикшерүләр үткәрелде (2017 елның июнендә башланды), шулай ук Нурлат ш. "ТКХ ИК" МУП, Чистай ш. "Жилищник-2" ИК ҖЧҖ, "Жилищник-3" ИК ҖЧҖ һәм "Безнең йорт" ИК ҖЧҖ карата планлы тикшерүләр үткәрелә башлады (хәзерге вакытта үткәрелә, төгәлләнмәгән әле). Аталган ИК планлы тикшерүләр барышында гомуми мәйданы 98,841 мең кв. метр булган 56 күпфатирлы торак йорт комплекслы тикшерелде, 209 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны бетерү буенча 48 күрсәтмә бирелде. 


31
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Иске Элмәле авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Осталар модульне бастыру өчен нигезен әзерләгәннәр, тышкы коммуникацияләр дә уздырылган. Август аенда аның стеналарын бастырып, түбәсен ябачаклар, эчке эшләр дә озакка сузылмас. 2018 елда Яңа Элмәле авылында да шундый дәвалау пункты төзергә планлаштыралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International