РФ Төзелеш министрлыгының 2003 елның 27 сентябрендәге "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын раслау турында"гы № 170 карарының 2.6.10 пункты нигезендә торак-коммуналь хуҗалык объектларының кышкы шартларда файдалануга әзерлеге түбәндәгеләрнең булуы белән раслана: кышкы шартларда йортның файдалануга әзерлек паспорты, җылыту системасын сынау, юдырту, көйләү актлары. Актлар белән паспортлар раслана һәм 15 сентябрьгә кадәр тапшырыла.
Барлыгы якындагы биш ел эчендә балалар бакчасының 119 бинасыннан 60 бинаны төзекләндерергә планлаштырылган. Республика программасына 30 елдан да артыграк ел булган балалар бакчалары учрежденияләре керде.
Казанның Таулы бистәсендә яңа Мәдәният йорты ачылды. “Авыл клублары” республика программасы буенча төзелгән күпфункцияле үзәк Нагорный, Яңа Сосновка, Карьер, Әки, Царицыно калкулыгы торак массивларында яшәүче 15 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
2016 елның 6 декабрендә, урынга чыгып планлы тикшерү үткәрү кысаларында, Чистай ЗТИ консультанты Алексеевск штп Павелкин урамы буенча 26 санлы күпфатирлы торак йортны һәр яклап карау барышында Россия Төзелеш министрлыгының 27.09.2003 № 170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, мисал өчен, фасадның төзекләндерү өслеге купкан: тышкы диварларда штукатурлар урыны-урыны белән купкан; керә торган ишекләрнең буявы кырылган; керә торган ишек яңакларының штукатуры купкан; тышкы газүткәргеч торбаларының буявы урыны-урыны белән купкан.
13 декабрендә "Корстон-Казан"да XIIнче "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" бәйгесенең җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. 2016 елда "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" бәйгесендә катнашу өчен, 19 шәһәр һәм 36 Татарстан Республикасы районнарында, 12 Россия шәһәрләре һәм 3 чит илдән, 2156 гаризалар бирелгән.
Алабугада социаль программалар буенча төзелгән һәм 120 фатирга исәпләнгән ике йортка кешеләрне урнаштыру башланды. Бу хакта район башкарма комитетында хәбәр иттеләр. Болар – югары уңайлылык тудырылган биш катлы йортлар. Аларның һәркайсы – газ белән шәхси җылытылучы 60ар фатирлы.
Бүген "Белемле кулланучы мәктәбе" проекты кысаларында ТКХ өлкәсендә иҗтимагый тикшерү үзәге белгечләре күпфатирлы йортлар Советлары Рәсиләре һәм активистлары өчен семинар үткәрделәр.Чарада 35 кеше һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң «Татэнергосбыт» АҖ идарәсенең һәм клиентларга хезмәт күрсәтү үзәгенең яңа бинасында (Казан, Павлюхин ур., 110в) булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде.
24 фатирлы йорт "Ятимнәрне торак белән тәэмин итү" программасы буенча төзелгән. Беренче ачкычларын 13 ятим балалар алды: тугыз бала– Зәй, тагын дүртесе – Әлмәттән. Күченүчеләр, Татарстан хөкүмәтенә һәм Зәй республикасы җитәкчелегенә, Яңа елны үзләренең фатирларында каршылау мөмкинлеген биргән өчен рәхмәтле. Тантаналы өлештән соң биредә яшәүчеләр үзләренең бер бүлмәле мәйданы 32 һәм 38 квадрат метр булган фатирларына юл тоттыар. "Һәр елда Татарстанда 300дән артык ятим балалар фатирлар алалар. Ун ел эчендә фатирлар якынча 2 мең кешегә бирелде. Яшьләр, шәһәрдә күп фатирлы йортларда гына түгел, ә шәхси секторда да яшәргә шатланып ризалашалар.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин йәклүмүсе буенча буген Төзелеш министырлыгында И.С. Гимаев урынбасары белән ООО "ДОМКОР" коллективына Татарстан Республикасының Төзелеш комплексының үсешенә өлеш керткән өчен мактау грамотасы тапшырылды.