Алабугада социаль программалар буенча төзелгән һәм 120 фатирга исәпләнгән ике йортка кешеләрне урнаштыру башланды. Бу хакта район башкарма комитетында хәбәр иттеләр. Болар – югары уңайлылык тудырылган биш катлы йортлар. Аларның һәркайсы – газ белән шәхси җылытылучы 60ар фатирлы.
Йортлар Комсомол паркы территориясенә урнашкан. Яңа йортка күчүчеләр арасында - «Гражданнарны тузган торактан күчерү», “Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү”, “Ятимнәргә, күп балалы гаиләләргә, инвалидларга торак” һәм «Социаль ипотека» программаларында катнашучылар. Мәсәлән, социаль ипотека программасы буенча 75 алабугалы гаилә фатир алды. Башкарма комитетта хәбәр итүләренчә, тагын 600 гаилә хәзергә яңа торак көтеп тора.
Шулай ук Комсомол паркы территориясендә төзелеп ятучы калган ике йорт 2017 елда сафка кертеләчәк. Бу йортларда фатирларның гомуми саны - 116.