ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2016 ел
җомга

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгында Финляндия республикасы делегациясе белэн очрашу узды. Очрашу ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Владимир Кудряшев җитәкчелегендә узды. Эштә ГУП «Татинвестгражданпроект», ГКУ «ГИСУ», министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Президенты Владимир Путин EuroSkills-2016 Россия җыелма командасы белән очрашты. Искәртеп үтик, ярышлар Швециянең Гетеборг шәһәрендә 1- 3 декабрь көннәрендә узды. Россия командасы баллар буенча иң яхшылардан булды һәм 28 команда арасында гомуми медаль зачетында җиденче урынга чыкты. Татарстанлылыр исәбендә – бер «алтын» һәм ике «көмеш». Җыелма командага иң зур уңышны «ПП "ТехВент"» Казан компаниясе яшь белгече Вадим Поляков «Суыткыч техника һәм кондиционирлаштыру» компетенциясендә җиңеп китерде. Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары Эмиль Мифтахов һәм Оскар Арсланов «Мобиль робототехника» компетенциясендә көмеш медальгә лаек булдылар. 

8 декабрьдә  Казанда участок вәкаләтле полиция хезмәткәре өчен, республика президент программасы кысаларында, административ-торак комплекс ачылды. Яңа административ-торак комплекс шәһәрнең Совет районындагы Константиновка поселогында урнашкан. Участок хезмәткәре поселоктагы 6 меңнән артык артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

2016 елгың 16-18 ноябрендә Берлинда узган Бөтендөнья архитектура фестивалендә  (WAF) чыгыш ясады. Бу көннәрдә фестиваль узды, күпсанлы күргәзмә чыгышлары булды, данлыклы архитекторлар игълан ителде, елның иң яхшы проектлары тормышка ашырылды, тәкъдир итү  шулай ук VELUX International Award 2016 конкурсында җиңүчеләрнең 10 эшләре тәкъдир ителде, алар арасында - студент-архитектор, КДАТУны тәмамлаучы Анна Андронова! Исегезгә төшерәбез, тарихта беренче тапкыр бәйгенең төбәк этабы җиңүчесе Россиядән булды! Анна белән горурланабыз, аны бүләге 1000 евро белән котлыйбыз, һәм дип ышанабыз , өченче һәм дүртенче курс студентлары, Анна чыгышы белән дәртләнеп, киләсе бәйге циклында лаеклы чыгыш ясар дип өметләнәбез!

Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары – Россия Федерациясенең Баш дәүләт торак инспекторы Н.В. Чибис йөкләмәсен үтәү максатында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе инспекторлары, муниципаль берәмлекләрдә оештырылган комиссияләр составында, күпфатирлы йортларда газ җайланмасыннан файдаланганда гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән рейд тикшерүләрен үткәрүдә катнашты.

2016 елның 08 декабрендә Бөгелмә шәһәре прокуратурасында Бөгелмә шәһәре прокуроры В.В. Кузьмин рәислегендә, полиция, ИКБ, идарәче компанияләр һәм ТМШ вәкилләре катнашында торак-коммуналь комплексында барлыкка килә торган җәмәгатьчелек мөнәсәбәтләре өлкәсендә законлылык тәэмин итү буенча эш төркеменең утырышы булды.


8
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

7-нче декаберьдә "Татарстанның Эшлекле партнерлары" форумы кысаларында "Төзелеш индустриясендә һәм энергияне сак тотуда инновацияләр" темасына түгәрәк өстәл булды. Татарстанның төзелеш комплексы һәм төзелеш материалларының сәнәгате турында  И.С. Гимаев сөйләде. Түгәрәк өстәлнең төп сорауларның берсе: татарстандагы җитештерүчеләрнең төзелеш материалларын РФ төбәкләренә, СНГ илләренә һәм Көнчыгыш Ауропа алга этәрү. Очрашу барышында түгәрәк өстәлдә катнашучылар мөһим проблемалар турында фикер алыштылар, фикерләре белән алыштылар.

2016 елның 07 декабрендә Бөгелмә ш. Кольцов урамы буенча ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән күпфатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды. Бу тантана чарасында ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаева, ТР фән һәм мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, БЗТИ башлыгы Р.М. Галиев катнашты.

2017 елдан Россиядә  калдыклар белән эшләүнең яңа системасы этаплап гамәлгә ашырыла башлаячак, аның кысаларында аерым утильләштерү методикаларын нәтиҗәлелеген арттыруга басым ясалачак, шул исәптән калдыкларны эшкәртүне арттыру. Россиянең Төзелеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, калдыкларны аерым җыюга халыкның шактый өлеше инде әзер. Бу хакта 7 декабрьдә Россия Төзелеш министры урынбасары Андрей Чибис  "Калдыклар белән эш итү" конференциясе барышында хәбәр итте. Үткәрү нәтиҗәсендә ТКО өчен түләүләргә икътисади расланган һәм хаклы үзгәрешләр кертеләчәк (түләү  аерым юлда булачак, ә регион исәпләү бәясенең тарифын бирергә тиеш). Моннан тыш,  региональ оператор институтын исәбкә кертү уңаеннан булачак яңа санкцияләнмәгән чүплекләрнең килеп чыгуын бетерергә һәм ТКО чүпне чыгаруны, ерак авыллардан, шәхси секторлардан алып чыгу тәэмин ителәчәк.

Энгельс урамы 191/3 адресы буенча урнашкан Чистай йортында соңгы әзерлек эшләре бар. Хәзер 38-фатирлы йорттта соңгы эшләр тәмамланып, һәм инде берсеъкөнгә монда кешеләрне кертергә планлаштыралар. Болар чистайлылар уза торган программасы буенча авария хәлендәге торактан күчерү, шулай ук ятим балалар программасы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International