ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасында 2015 елның 11 сентябренә 1,607 млн. кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык биремнең 67%ы. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 146,5 мең кв. метр булган 2 мең 535 фатирлы 99 йорт гамәлгә кертелгән.
Казанда ягу сезонына әзерлек эшләре тәмамланды. Бу хакта мэриядә брифингта Казан шәһәре Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, узган ел казанлылар фатирларына 24 сентябрьдә җылык бирелде. Быел көзнең беренче ае җылы булырга охшаган. Шуңа күрә ягу сезоны берникадәр соңрак башланачак. Ягу сезонын урамда температура биш көн рәттән 8 градустан түбән булган очракта башларга тәкъдим ителә. Шулай да, 15 сентябрьдә ягу сезонын башлау өчен барысы да әзер булырга тиеш.

13
сентябрь, 2015 ел
якшәмбе
Кукмара муниципаль районында "Парклар һәм скверлар елы" республика программа кысаларында мәдәният һәм ял паркы ачылды

12
сентябрь, 2015 ел
шимбә
"Кояшлы" лагерендә универсаль спорт мәйданчык ачылу йоласы булды.
ТР Хөкүмәт йортында муниципаль районнар белән киңәшмә үтте.

Райондагы барлык балалар бакчалары һәм хастаханәләр инде газ белән җылытыла башланды.

Югары Шепкә авылында капиталь ремонт үткәрүдән соң мәдәният йорты ачылды.

11
сентябрь, 2015 ел
җомга
Нурлатта Парклар һәм скверлар елы кысалаларында “Дуслык” скверы тантаналы шартларда ачылды. 
Иске чишмә авылында капиталь ремонттан соң клуб ачылды.Котларга Түбән Кама муниципаль районы башкаласы Айдар Метшин килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International