Арча муниципаль районында яңа бала бакчасы ачылды

2015 елның 12 сентябре, шимбә

Мөндештә яңа бакча ачылды.

12 сентябрьдә Мөндеш авылында республика президент программасы кысаларында төзелгән 50 урынлы балалар бакчасы ачылды. Тантанада район җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты.
— Быел районда дүрт балалар бакчасы төзелде, — диде ул. — Сезнең авылда шундый мәһабәт бина барлыкка килүгә барыбыз да шат. Шундый кайгыртучанлык күрсәткән өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәт, төзүчеләр дә тырышты, игелекле бина булсын!
Ветеран укытучы Наҗия Әүхәдиева авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде.
“Арча МСОсы” ширкәте җитәкчесе Зиннур Гарифуллин бакча мөдире Римма Мостафинага символик ачкыч тапшырды.
2015 елда Татарстанда 75 бала бакчасын ачырга планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International