ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Олы Шырдан авылында модульле технология буенча төзелгән яңа  фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

2015 елның 13 августында Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт шәһәре, Тельман урамы буенча 60 нчы йортта яшәүче М.А. Макаровтан мөрәҗәгать килеп иреште.

19
август, 2015 ел
чәршәмбе
«Казжилкомсертификация» ҖЧҖ ТКХ уку үзәге укыту эшчәнлеге планы буенча бүген "Уңайлы йорт" ҖЧҖ ИК хезмәтчеләре һәм подряд оешмалары өчен торак фондының эчке санитар-техника системаларында монтаж ясаганда яңа технологияләр һәм җиһазлар куллану буенча уку-гамәли семинар үтте.
Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев Менделеевск районы Енабердино авыл җирлегендә эш сәфәре белән булды.Авылда бала бакчасы ачылды.
Үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре тарафыннан коммуналь хезмәтләр өчен хисапланган түләүләрнең нигезлелеге буенча “Буа-ИК” ҖЧҖ карата үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә 2013 елның 1 июленнән соң гомумйорт ихтыяҗлары өчен канализация буенча түләү китерүдә чагылдырылган җитешсезлекләр ачыкланды.
Коммуналь хуҗалык һәм төзелеш колледжның акт залында күп фатирлы йортларның рәисләре һәм активистлары өчен ТКХ сферасында иҗтимагый контроль буенча региональ үзәк белгечләре семинар үткәрделәр.

18
август, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасында социаль ярдәм таләп ителүче халык төркемнәрен, бюджетчыларны һәм башка социаль төркемнәрне торак белән тәэмин итүче фонд (Дәүләт торак фонды – ДТФ) эшли, һәм без Татарстан тәҗрибәсен ничек ил масштабларында тарату мәсьәләсен карадык. 
Россиядә өлешләп җыелган акчага торак төзүдән тулысынча баш тарту планлаштырылмый. Бу хакта бүген Казанда торак төзелешен үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә нәтиҗәләре буенча РФ Беренче вице-премьеры Игорь Шувалов журналистларның сорауларына җавап биргәндә белдерде.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов торак төзелешен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
РФ Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин бүген Казанда “Соловьиная роща” торак комплексы төзелешен карап чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International