РФ Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов “Соловьиная роща” торак комплексын карап чыкты

2015 елның 18 августы, сишәмбе
РФ Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин бүген Казанда “Соловьиная роща” торак комплексы төзелешен карап чыктылар.
Торак комплексы Казанның Идел буе районында урнашкан. Аның янында спорт объектлары (Волейбол үзәге, "Тулпар" спорт комплексы), шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләре (РКХ һәм БРКХ) бар.

11,2 гектар мәйдандагы торак комплексында 9-14 катлы кирпеч эконом-класс йортлар булачак. 

Объектка килүгә, Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Шувалов махсус стендлардагы мәгълүмат белән таныштылар. Проект документлары буенча 2240 фатир төзү планлаштырыла, 5,5 мең кеше яшиячәк.  “Соловьиная роща” торак комплексы төзелеше 3 чиратка бүленгән. Беренче чират тәмамланып килә, 44254 кв. м. торак сафка кертелә. Икенче чиратын 2016 елда тәмамлау каралган - 20239 кв. м. торак. Өченче чираты быел башлап җибәрелде, нәтиҗәдә 35855 кв. м. торак сафка кертү планлаштырыла. 

РФ Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары төзелгән йортларда фатирлар сатыламы дип сорашты һәм бәясе белән кызыксынды. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләгәнчә,балалар бакчасы төзү һәм башка социаль бурычларны республика үз өстенә ала. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Шувалов әзер фатирларны карадылар. РФ Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары торакларга кеше сатып ала алырлык бәяләрне саклап калу өчен махсус механизмнар булдырырга тәкъдим итте.  Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген республикада социаль ипотека программасы уңышлы рәвештә гамәлгә ашырыла.

Ишек алдында кунакларга төзекләндерү планнарында фонтан урнаштыру, яшелләрндерү, балалар мәйданчыклары һәм олыларга ял итү зоналары булдыру каралганы турында хәбәр иттеләр. Җылылык һәм кайнар су белән торак комплексны аерым котельня тәэмин итәчәк. 

Фоторепортаж


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International