Менделеевск муниципаль районда бала бакчасы ачылды
2015 елның 19 августы, чәршәмбе
Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев Менделеевск районы Енабердино авыл җирлегендә эш сәфәре белән булды.Авылда бала бакчасы ачылды.
Авыл халыкның уңайлылыгы һәм җирле бюджетны саклау максатлары белән бу елда мәктәп биналарына 7 бала бакчаларын күчерү карары кабул ителде.
Бинада ремонт эшләрен "Махсустөзү" төзелеш оешмасы, фирма генераль директоры Геннадий Парамонов үткәрде.
Валерий Сергей улы авыл халыгын өй туе белән котлады һәм бала бакчасына уңай мизгелләр генә теләде.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеш һәм җирле үзидарә буенча Комитет Рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш Депутаты Альберт Хабибуллин хөрмәтле кунак булып катнашты.
Татарстанда бүгенге көнгә 126 меңнән артык кеше төзекләндерү объектларын сайлау буенча Бөтенроссия онлайн-тавыш бирүдә катнашкан. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.