Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында торак төзелешен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2015 елның 18 августы, сишәмбе
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов торак төзелешен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Киңәшмәдә торак төзелешен үстерү һәм федераль программаларын башкару мәсьәләләре каралды.
Гражданнарның торак шартларын яхшырту һәм  торакның аңлаешлылыгын үстерү максатларында Татарстан Республикасында "Россия гаиләсенә торак" программасы гамәлгә ашырыла. Икътисади класслы торак кертүнеж гомуми мәйданы - 590 мең 340 кв.м. 10 ел эчендә 2,6 млн в.метр торак төзелде, 89 мең гаилә торак шартларын яхшыртты.
"Торак төзелешен үстерү программаларын стимуллаштыру" подпрограмма кысаларында 2015 елда Татарстан Республикасында федераль бюджетыннан иҗтимагый сфера объектларын һәм автомобиль юлларын төзү өчен 377,8 млн сум бүленде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International