ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2015 ел
дүшәмбе
"Спорт Казан-2015" спартакиадасы кысаларында 1 июлдән 3 илгә кадәр мини-футбол буенча III этап ярышлары узды. Ахыргы уеннарда 10 төркем катнашты.
"Уңайлы торак" төркеме торак-коммуналь хуҗалык тармагында җиңде һәм 2 урын алды.

4
июль, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасында төзелеш объектларында 2015 елның узган алты аенда 23 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Аларның төп сәбәбе – биек җирдән егылып төшү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

3
июль, 2015 ел
җомга
Яр Чаллыда "InterConPan-2015 эре панельле йортлар төзелешен үстерү" V Халыкара конференциясендә делегатлар катнаша.
Профессиональ төзелеш форум Казанда 30 июндә башланды. Анарда эре россия һәм чит ил проект институтларның, төзелеш оешмаларның җитәкчеләре төзелеш тармагын үстерү перстпективалары буенча фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-комуналь хуҗалык министрлыгында Казанда 2013 елда XXVII Халыкара җәйге Универсиада үткәрүендә катнашкан Министрлык хезмәткәрләрен бүләкләү узды.Халыкара җәйге Универсиаданы уңышлы итеп үткәрү өчен бүләкләрне министрның беренче урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алмаз Әхмәтшин тапшырды.

2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән киңәшмә узды.
«Май указлары» үтәлеше өчен безнең министрлар шәхсән җаваплы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2012 елның 7 маендагы указларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасының барлык мунициципаль районнары белән видеоконференция режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районы территориясендәге тарихи объектларны карады. Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров һәм башкалар озата йөрде.
Казанда InterConPan-2015 эре панельле йортлар төзелешен үстерү буенча Халыкара конференциясе үтә. Үткәрү урыннары елдан ел эре җитештерү комплекслары.Татарстанда конференция 30 июннән 3 июлгә кадәр "Казан ДСК" заводы мәйданчыгында үтә.

1
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бутлеров – Некрасов урамнарындагы территориядә төзелеш проектын һәм “Шамов хастаханәсе бинасы” мәдәни мирас объектын реставрацияләү проектын карауга багышланган күчмә киңәшмә үткәрде.

Бүген модернизациядән соң «Казанский ДСК» заводы тантаналы ачылды. Чарада Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International