ТР Төзелеш министрлыгында республика программаларын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән киңәшмә узды.
Киңәшмә министр урынбасары Марат Сәйфетдинов һәм ТКХ программаларын куллану һәм тормышка ашыру идарә башлыгы Илдус Насыров җитәкчелегендә үтте.
Киңәшмә кысаларында катнашучылар муниципаль районнар белән кулланылган
ягулык-энергетика ресурсалары өчен бурычларын түләү, "Парклар һәм скверлар" программасын тормышка ашыру һәм республикада КФЙда капремонт үткәрү мәсьәләләрен карадылар.

ТКХ программаларын куллану һәм тормышка ашыру идарә башлыгы Илдус Насыров "Парклар һәм скверлар" программа буенча хәбәр итте.Программада 144 объект катнаша,алардан 129 эшләр бара дип белдерелде.
Капиталь ремонт программасын тормышка ашыру буенча башкарылган эшләр күләме 60% артык, 271 күп фатирлы йортында эшләр тулы күләмендә тәмамланган.

Фоторепортаж
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International