Казанда эре панельле йортлар төзү заводы эшли башлады

2015 елның 1 июле, чәршәмбе
Бүген модернизациядән соң «Казанский ДСК» заводы тантаналы ачылды. Чарада Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Кунаклар «Казанский ДСК» заводын карадылар, аннары заводның тантаналы ачылышы узды. Бу уңайдан Михаил Мень завод хезмәткәрләрен котлады. Ул, әле генә җитештерү мәйданчыкларын карадым һәм канәгать калдым, дип белдерде. “Чыннан да, аның заманча предприятие дип әйтеп була”, - диде ул.

Бүгень панель йортларга кагылышлы бәхәсләр күп, дип билгеләп үтте Михаил Мень. “Теләсә нинди технологиядә сыйфатлы һәм сыйфатсыз корылмалар бар, - дип дәвам итте ул үз фикерен. – Мин күп шәһәрләрдә булдым, күпсанлы панельле йортларны карадым, бүген дә панель йортлар бар, алар сыйфаты һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча башка технологияләрдән калышмый”. Заманча панель йорт төзелеше башка срокларда төзү мөмкинлеге бирә, дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов модернизацияләнгән «Казанский ДСК» заводы ачылышын истәлекле вакыйга дип белдерде. “Барыбыз да бу заводны хәтерли, бүген ул тулысынча үзгәртелде. Биредә иң заманча җиһазлар, без Казанда гына түгел, ә башка шәһәрләрдә һәм торак пунктларда төзеләчәк яңа микрорайоннар проектлар күрдек”, - дип билгеләп үтте ул.

Аннары Татарстан Президенты Рәхмәт хатлары тапшырылды һәм модернизацияләнгән завод тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрелде.

Фоторепортаж
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International