Татарстан Республикасында төзелеш объектларында 2015 елның узган алты аенда 23 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Аларның төп сәбәбе – биек җирдән егылып төшү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2015 ел башыннан 565 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен барлыгы 12 млн. 108 мең сумлык 366 карар чыгарылган.
Татарстан Республикасында 2015 елның 3 июленә 1 млн. 60,5 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу еллык заданиенең 44,2%ын тәшкил итә.
2015 елның 3 июленә социаль ипотека программасы буенча 776 фатирлы гомуми мәйданы 43 мең кв.метрлы 46 йорт файдалануга тапшырылган. Соңгы ике атна эчендә 407 фатирлы гомуми мәйданы 22 мең 722 кв. м. булган 6 объект эксплуатациягә кертелгән.
2015 елда аренда торагы төзү программасы кысаларында 71 мең 399 кв. метрлы 21 торак йорт төзү планлаштырыла.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча республикада 192 ветеран өчен 47 йорт төзелә.
2015 елда республикада 45 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү карала. Бүгенгә 45 сертификат рәсмиләштерелгән, шулардан 6 сертификат реализацияләнгән.
Татарстанда участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. 17 муниципаль берәмлектә 38 административ-торак комплексы төзелә.
«Авыл клублары» программасы буенча 2015 елның 3 июленә эшләр барлык 42 объектта да башланган.
Сәламәтлек саклауның “беренчел медицина-санитар ярдәме”н модернизацияләү программасы кысаларында 2015 елда 43 муниципаль берәмлектәге барлык 60 модуль фельдшерлык-акушерлык пунктларының да фундаментлары корылган, 34 муниципаль берәмлектәге 46 ФАПта эшләр тәмамланган.
Ирек Фәйзуллин республика районнарында универсаль спорт мәйданчыклары төзү турында да сөйләде. 2015 елның 3 июленә 45 районда 148 объектта эшләр бара, уртача республика буенча үтәлеш 32% тәшкил итә.
Илдар Халиков мунициципаль районнар башлыкларына урыннарла бу программаны гамәлгә ашыруга игътибарлырак булырга һәм аларны сезонында тапшырырга тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының республикада Төзүче көнен бәйрәм итүне сентябрьгә күчерү тәкъдимен хуплады.
Киңәшмә барышында шулай ук «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов юллар салуны һәм ремонтлауны сыйфатлы алып барырга өндәде. Ул шулай ук тротуарларны «уңайлы мохит» элементлары, бала арбалары өчен төшеп йөрү урыннары белән тәэмин итәргә кушты.