Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан янында Иннополис ИТ-шәһәр территориясендә объектлар төзелешенең барышы белән танышты. Эшлекле сәфәрендә аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хужалык министры Ирек Фәйзуллин озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Wienerberger AG концерны идарәсе рәисе Хаймо Шойх белән очрашты.