Бу чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш,архитектура,торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, башка министрлыклар һәм ведомстволар, республика вузлары җитәкчеләре, фән эшлеклеләре катнашты.
Татарстанда 2014 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләрнең 50%тан артыграгы төгәлләнгән. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган традицион киңәшмәдә шундый күрсәткечләр китерелде, киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.