ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2014 ел
җомга
Бүген төзелеш министры урынбасары Ю.Л.Аляшев "Менделеевск шәһәрендә Аммиак, метанол һәм грануллашкан карбамид җитештерүче комплекс" төзелеш буенча штаб үткәрде.Биредә 2014 ел февралендәге эшчәнлек нәтиҗәләрен чыгардылар.
Хөрмәтле хатын-кызлар!

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының бөтен коллективы исеменнән Халыкара хатын-кызлар көне - 8 март белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
7 март көнне Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәмторак-коммуналь хуҗалык министры беренче урынбасары Фәрит Мөдәрис улы Хәнифов үзенең туган көнен билгеләп үтә. Бүген Хөкүмәт йортында үткән атналык киңәшмә барышында ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм республика премьер-министры И.Ш.Халиков аны туган көне белән тәбрикләделәр һәм республика өчен күрсәткән хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С.Әхмәтшин җитәкчелегендә Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры объекты буенча эшлекле киңәшмә узды.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М.Фролов "Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгның 2013 елдагы эшчәнлеге һәм 2014 елга планнары" коллегиясендә катнашты.

5
март, 2014 ел
чәршәмбе
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының гүзәл як вәкилләре - Э.Ю. Латыпова һәм О.А.Кайнова (юридик бүлек һәм территорияләрдә төзелеш һәм планлаштыру бүлеге җитәкчеләре) "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кызлар карашы" республикакүләм конкурсында катнаштылар.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында аренда торагы программасы гамәлләштерү сораулары буенча киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык минитры Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин 3нче Россия инвестиция-төзелеш форумында катнаша.
Бүген Республикакүләр яшьләр форумы-2014 финалы үтте.Чарада министрның беренче урынбасары Фәрит Мөдәрис улы Хәнифов та катнашты.
Бүген Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының профсоюз комитеты вәкилләре  элек министр урынбасары булып эшләгән Марсель Әгъзам улы Даутовны 70 еллык юбилее белән тәбрикләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International