Төзелеш министрлыгы хатын-кызлары республика конкурсында катнашты

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының гүзәл як вәкилләре - Э.Ю. Латыпова һәм О.А.Кайнова (юридик бүлек һәм территорияләрдә төзелеш һәм планлаштыру бүлеге җитәкчеләре) "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кызлар карашы" республикакүләм конкурсында катнаштылар.

Бүген Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концерт залында “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” республикакүләм конкурсына нәтиҗә ясадылар. Әлеге чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Быел очрашуга республиканың бөтен шәһәрләреннән һәм районнарыннан меңнән артык хатын-кыз чакырылган иде. Алар җәмгыяви тормышның гаилә, бизнес, фән, мәдәният, сәламәтлек саклау, производство, дәүләт идарәсе кебек бөтен өлкәләрендә эшлекле сыйфатларын һәм иҗади мөмкинлекләрен уңышлы гамәлгә ашыра, гражданлык инициативаларында актив катнаша.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан җитәкчелеге, республикадагы ир-егетләр исеменнән хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлады. Татарстан Республикасы 2013 елны уңышлы төгәлләп, яңа 2014 елга керде, дип билгеләп үтте ул. “Узган ел уңышлы тәмамланды, дибез. Универсиада узды, күп кенә программалар гамәлгә ашырылды, монда Татарстан хатын-кызларының да өлеше зур, алар ир-атлар белән иңгә-иң куеп күп кенә мәсьәләләрне хәл итәләр”, - диде Татарстан парламенты башлыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International