ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасның Нурлат муниципаль районында “Заречный” сәламәтләндерү лагеренда капиталь ремонт эшләре кайный.


I Республикакүләм "Красткость правил" дип исемләнгән ТКХ темасына багышланган социаль реклама конкурсына һәм "ТКХ һәм төзелеш өлкәләренең иң яхшы хезмәткәре" россиякүләм конкурсларына гаризалар кабул итү дәвам итә.
Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасында подряд оешмалар катнашында инфраструктура объектлары төзелешен караубөенча киңәшмә узды. Чараны төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л.Аляшев уздырды.

12
март, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә ТР Дәүләт советының "ТР гражданнарын арзан һәм уңайлы торак белән тәэмин итү" РФ дәүләт программасы гамәлләшүен контрольдә тоту тоту һәм икътисад буенча киңәшмәсе узды. Биредә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Фәрит Хәнифов доклад белән чыгыш ясады.
Бүген Түбән Кама муниципаль районы җирлегендә авылда яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмати-консультация төркеме урынга чыгып кабул итү уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белгечләре катнашты.

11
март, 2014 ел
сишәмбе
Бүген министр Ирек Фәйзуллин җитәкчелегендә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының идарә итүче состав киңәшмәсе узды.
Бүген төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С.Әхмәтшин җитәкчелегендә республика "Кан үзәге" төзелеше буенча киңәшмә үтте.Җиңү проспектында урнашкан сәламәтлек учреждениесе төзелешен  2014 елның маенда тәмамлау планлаштырыла.
Яр Чаллыда аренда торагы программасы кысаларында ИТ-парк хезмәткәрләре өчен төзелүче 119 фатирлы йорт август башында куллануга тапшырылачак, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

8
март, 2014 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин 2013 ел программалары буенча төзелеш эшләренең кабул итү-тапшыру акларын ябу соравы буенча киңәшмә үткәрде.

7
март, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында 2014 елда 793 йорт ремонтланачак. 6 март күрсәткечләренә караганда, 36 муниципаль районда 319 күп фатирлы йортта капиталь ремонт оештырылган инде. Бүген бу хакта республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International