ТКХ һәм төзелеш өлкәләрендә иң яхшы хезмәткәр исеменә конкурс дәвам итә

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
I Респкбликакүләм "Красткость правил" дип исемләнгән ТКХ темасына багышланган социаль реклама конкурсына һәм "ТКХ һәм төзелеш өлкәләренең иң яхшы хезмәткәре" россиякүләм конкурсларына гаризалар кабул итү дәвам итә.

2014 елның 8 мартында "Краткость правил" конкурсы старт алды. Әлеге конкурста катнашу өчен соөиаль характердагы реклама материалларын  vsedoma.tatar@gmail.com тапшырырга кирәк. Конкурс берничә номинация буенча үткәрелә. Тулырак мәгълүматны vk.com/vsedoma_rt төркемендә укырга мөмкин.

Шулай ук II Россиякүләм "
ТКХ һәм төзелеш өлкәләренең иң яхшы хезмәткәре" конкурсына да эшләр кабул итү дәвам итә. Катнашырга теләүчеләр конкурсның рәсми сайтыннан анкета-гаризаны күчереп алырга һзм аны тутырып, 31 мартка кадәр gkhkonkurs@gmail.com адресына юллый ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International