Йорт шәһәрнең 53 нче микрорайонында төзелеп килә. Гомуми мәйданы – 5 мең 472 кв.м.
Төзелеш Дәүләт торак фонды тарафыннан финанслана.
Шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев йортны тапшырганчы ук фатирларны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәргә һәм идарәче компанияне билгеләргә кушты.