Төзелеш министрлыгы хезмәткәрләре бушлай юридик ярдәм күрсәттеләр

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Бүген Түбән Кама муниципаль районы җирлегендә авылда яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмати-консультация төркеме урынга чыгып кабул итү уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белгечләре катнашты.

Кабул итү Кама Аланы поселогының Шереметьево авылында үтте. Консультация бирүче белгечләр гражданнарны кызыксындыручы сорауларга җавап бирделәр, үз ведомстволарына караган документларны дөрес тутыру рәвешен аңлаттылар, дәүләт хезмәтләре турында сөйләделәр.

Авыл кешеләре белгечләргә күрсәтелгәнхезмәт өчен рәхмәт сүзләре белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International