Нурлат районында «Заречный» лагере ремонтлана

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасның Нурлат муниципаль районында “Заречный” сәламәтләндерү лагеренда капиталь ремонт эшләре кайный.

Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 2 миллион сумга биредә түбә, тәрәзәләр, электр үткәргечләр, керү ишекләре алмаштырыла. Подрядчылар “Новый дом” оешмасы хезмәткәрләре эшләрне 20 апрельгә төгәлләргә исәпли. Лагерь җитәкчелеге әйтүенчә, балаларны ялга кабул итү гадәттәгечә 1 июньнән башланачак икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International