ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2014 ел
чәршәмбе
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары В.Н.Кудряшев бүген Казан Ярминкәсендә узган "Смарт Сити: интеллектуаль биналардан - акыллы шәһәрләргә" дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә катнашты.

18
март, 2014 ел
сишәмбе
Бүген төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм министр урынбасары Алексей Фролов 15нче "Энергетика.Ресурсосбережение" күргәзмәсе ачылышында һәм халыкара симпозиумның эшлекле программасының беренче көнендә катнаша.

17
март, 2014 ел
дүшәмбе
ТКХ реформалау фонды дәүләт корпорациясенең Күзәтүчеләр советы рәисе Сергей Степашин бүген Казанда узучы күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасын һәм гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча республика киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау фонды эшенең механизмнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәрен тәкъдир итүен сорады. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмә эшендә шулай ук ТКХ реформалау фонды дәләт корпорациясенең генераль директоры - идарәсе рәисе Константин Цицин катнашты.
Бүген Казанның Халтурин урамында төзеләчәк энергоэффектив йортка тантаналы рәвештә нигез ташы салынды. Чарада ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов, ДК - Торак-коммуналь хуҗалык реформалашуына хезмәттәшлек итү фондының күзәтү советы рәисе С.В.Степашин, ДК - Торак-коммуналь хуҗалык реформалашуына хезмәттәшлек итү фондының генераль директоры К.Г.Цицин, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Ә.Фәйзуллин, министры урынбасарлары һәм Төзелеш министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "Кемипэкс" ЯАҖ төзелеш материалларын куллану сораулары буенча киңәшмә узды.

16
март, 2014 ел
якшәмбе
Ел саен мартның 3нче якшәмбесендә безнең һөнәри бәйрәмебез - Торак-коммуналь өлкәсе эшчеләре көне үткәрелә!

15
март, 2014 ел
шимбә
2014 елның 14 мартына Татарстан Республикасында 543,1 мең кв. м. торак тапшырылган, бу еллык заданиенең 22,6%ын тәшкил итә. Шул исәптән соңгы ике атнада 105,1 мең кв. м. торак гамәлгә кертелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

14
март, 2014 ел
җомга
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "Салават купере"" территориясендә торак төзелеше сораулары буенча киңәшмә узды. Чараны министрның беренче урынбасары Ф.М.Хәнифов алып барды.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният йортында Торак-коммуналь хуҗалык эшчеләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л.Аляшев, Яр Чаллы шәһәре мэры В.Г.Шайхразиев, СРО РНП "Содружество организаций управляющих МКД" директоры Н.Ф.Фатыйхов, предприятие һәм оешмаларның җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында төзелеш комплексы идарәсен  җитәкләүче  И.С.Гимаев җитәкчлегендә "Напыляемая труба" технологиясен су үткәргеч системаларны ремонтлауда гамәлгә кертү соравы буенча киңәшмә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International