Казанда энергоэффектив йортка нигез ташы салдылар

2014 елның 17 марты, дүшәмбе
Бүген Казанның Халтурин урамында төзеләчәк энергоэффектив йортка тантаналы рәвештә нигез ташы салынды. Чарада ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов, ДК - Торак-коммуналь хуҗалык реформалашуына хезмәттәшлек итү фондының күзәтү советы рәисе С.В.Степашин, ДК - Торак-коммуналь хуҗалык реформалашуына хезмәттәшлек итү фондының генераль директоры К.Г.Цицин, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Ә.Фәйзуллин, министры урынбасарлары һәм Төзелеш министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

Бишкатлы энергоэффектив йорт Халтурин урамы,2нче йорт адресы буенча төзелә. Йорттагы фатир саны - 39, фатирларның гомуми мәйданы - 2139,5 м2, шул исәптән 11 бер бүлмәле - 523,62 м2,  16 ике бүлмәле - 1240,78 м2, 4 өч бүлмәле - 375,10 м2.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International