Яр Чаллыда ТКХ тармагы хезмәткәрләрен котладылар

2014 елның 14 марты, җомга
Бүген Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният йортында Торак-коммуналь хуҗалык эшчеләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л.Аляшев, Яр Чаллы шәһәре мэры В.Г.Шайхразиев, СРО РНП "Содружество организаций управляющих МКД" директоры Н.Ф.Фатыйхов, предприятие һәм оешмаларның җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Юрий Аляшев ТКХ тармагы хезмәткәрләренә ихлас котлау сүзләрен җиткерде, РФ Региональ үсеш министрлыгының һәм Төзелеш министрлыгының бүләкләрен тапшырды.

2004 елдан алып 2013 елга кадәр коммуналь комплекска 23 миллиард сумнан артык акча китерелгән булган, шул исәптән 10 миллиард - бюджет акчалары һәм 13 миллиард - бюджеттан тыш акча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International