ТКХ реформалау фонды дәүләт корпорациясенең Күзәтүчеләр советы рәисе Сергей Степашин бүген Казанда узучы күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасын һәм гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча республика киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау фонды эшенең механизмнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәрен тәкъдир итүен сорады. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмә эшендә шулай ук ТКХ реформалау фонды дәләт корпорациясенең генераль директоры - идарәсе рәисе Константин Цицин катнашты.
Киңәшмәне ачып Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау системасы эшләнгәне турында хәбәр итте. Шул ук вакытта гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча Татарстан ягыннан сораулар бар.
“Капремонт һәм авария хәлендәге торактан күчерү – төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары эшендәге иң актуаль мәсьәләләрнең берсе”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, ТКХта 185нче федераль законны кабул итү белән мөмкинлекләр киңәйде. Программаны гамәлгә ашыру еллары дәвамында капиталь ремонтка 34,2 млрд сум юнәлдерелде, 11 мең йорт ремонтланды, 2,4 меңгә якын кеше үз торак шартларын яхшыртты. “Фонд ярдәмендә без ремонтсызлык мәсьәләсен системалы рәвештә хәл итәргә өйрәндек”, - дип әйтте Татарстан Президенты.
Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча республикада 2010 елдан башлап 5 меңнән артык кеше күчерелгән.
ТКХ реформалау фонды белән хезмәттәшлек нәтиҗәләре турында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Беренче чиратта ул Татарстанда булдырылган капремонтны торак хуҗалары тарафыннан финанслашу системасы турында сөйләде. И.Фәйзуллин сүзләренчә, 2008 елдагы 8%тан әлеге күрсәткеч 2013 елдагы 44%ка хәтле артты. Татарстан Республикасы күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауга сарыф иткән 34 млрд сумнан 7,5 млрд. - торак хуҗалары акчасы.
Авария хәлендәге торактан күчерүгә килгәндә, Ирек Фәйзуллин республикада 2017 елга хәтле 2012 елга хәтле аварияле дип танылган 420 мең квадрат метр торактан күчерү кирәклеген ассызыклады. Бу 28 мең кеше яши торган 1688 йорт.
ТКХ реформалау фонды дәләт корпорациясенең генераль директоры - идарәсе рәисе Константин Цицин беренче чиратта республика җитәкчелегенә Фондның бөтен программаларын уңышлы гамәлгә ашырып баруы өчен рәхмәт белдерде. “Татарстан – бөтен ил масштабындагы лакмус кәгазе. Биредә фонд үзенең новацияләрен кертә һәм аларның гамәлгә ашырылуын тикшерә”, - дип ассызыклады К.Цицин.
“Татарстанда торак фондының 60% капиталь ремонтланган. Бу бик зур сан”, - дип саный Фонд гендиректоры.
Константин Цицин күчерелүче кешеләр өчен социаль найм механизмын куллануны тәкъдим итте. Фонд гендиректоры республика җитәкчелегенә 2014 елга аварияле торактан күчерүгә планлаштырылганның яртысын булса да арендалы торакка күчерүне тәкъдим итте.
ТКХ реформалау фонды дәүләт корпорациясенең Күзәтүчеләр советы рәисе Сергей Степашин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Фонд эшчәнлеген камилләштерү буенча конкрет тәкъдимнәр формалаштыруын сорады. “Республика чыннан да яхшы эшли, һәм безгә тәкъдимнәр кирәк”, - дип белдерде С.Степашин.
Аның сүзләренчә, Татарстан – 2008-2013 елларда капремонтка сораган планнарын 100 %ка үтәгә бердән бер РФ регионы.
Журналистларга биргән интервьюсында Сергей Степашин авария хәлендәге торак белән файда күрер өчен төрле махинацияләрне булдырмый калу эше алып барылачагы турында вәгъдә бирде. Ул шулай ук торакны социаль наем механизмы буенча бирергә өндәде.
Сергей Степашин сүзләренчә, бу тәкъдим күчерергә тиешле торак урыннарына кагылмавый.
С.Степашин хәбәр иткәнчә, Татарстан 2014 елда авария хәлендәге торактан күчерүнең иң зур программасына ия регион һәм анда социаль найм механизмы иң беренчеләрдән булып гамәлгә кертеләчәк, ул сынау регионы булачак.
ТКХ реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин үз чиратында төзелештә энергияне сак тота торган технологияләрне киң кулланырга өндәде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, капремонт программасын тотрыклы рәвештә гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә республика халкының бу механизмга ышанычы ныгый бара, һәм хәзер ел саен Татарстан Республикасында йортларның капремонтына торак хуҗаларыннан 2 миллиард сумлап акча җыела. «Шул ук вакытта без республика акчаларын да, Фонд акчаларын да өстибез, нәтиҗәдә без ел саен 900-1000 йортка ремонт ясый алабыз, - диде Р.Миңнеханов. – Беренче елларны без капремонты гадиләштерелгән вариантында ясаган булсак, бүген аның сыйфаты арта бара.Проблеманы хәл итүнең бүтән юлы юк та».