2014 елның 14 мартына Татарстан Республикасында 543,1 мең кв. м. торак тапшырылган, бу еллык заданиенең 22,6%ын тәшкил итә. Шул исәптән соңгы ике атнада 105,1 мең кв. м. торак гамәлгә кертелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Торак төзелеше һәм социаль объектлар төзү программаларын гамәлгә ашырыла мәсьәләләре буенча алдагы киңәшмәнең беркетмәсен үтәү турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юллар хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин сөйләде.
Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында социаль ипотека объектларын төзү буенча графиктан артта калган муниципаль берәмлекләр җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. Тәтеш районында кышкы салкыннар сәбәп булса, Әгерҗе районында подрядчик алмашкан. Татарстан Республикасы Президенты эшне тиз тотарга һәм бер айдан соң бу мәсьәне яңадан карарга тәкъдим итте.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Фәрит Хәнифов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, ел башыннан алып төзелеш объектларында куркынычсызлык техникасы өлешендә 211 тикшерү уздырылган, хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 44 карар чыгарылган, шул исәптән бишесе – социаль ипотека программасы объектларында.
2014 елда авария хәлендәге торакны бетерү программасы буенча 529 йортта яшәүче 9464 кеше күчереләчәк (141,5 мең кв. м).
2013-2017 елларга тулаем авария хәлендәге торактан күчерүне финанслауга 9 млрд. 777 млн. сум карала, шул исәптән Фондтан – 4 млрд. 335 млн. сум (бөтен лимит сайланган); Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән – 5 млрд. 442 млн. сум.
2014 елның 14 мартына социаль ипотека программасы буенча 55,2 мең кв. метр мәйданлы 916 фатирлык 19 йорт файдалануга тапшырылган. Программаның төзелә торган объектларының әзерлек дәрәҗәсе түбәндәгечә: 58 объект әзер диярлек; уртача әзерлектә – 36 объект; 15 объектта эшләр бик күп әле.
Фәрит Хәнифов ятим балаларны һәм ата-ана караыннан мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында да сөйләде. 2014 елда 309 ятим баланы торак урыны белән түбәндәге планлаштырыла. 2014 елда бу максатларга 317 млн. 136 мең сум каралган, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджеты акчалары - 233 млн. 730 мең сум, федераль бюджет субсидияләре - 83 млн. 406 мең сум.
Фәрит Хәнифов шулай ук 2014 елга Татарстан Республикасында мәктәпкәчә мәгариф учрежениеләре төзү программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Чыгышының азагында республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары искә төшергәнчә, мартның һәр өченче якшәмбесендә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.