Хөрмәтле ТКХ өлкәсе хезмәткәрләре!

2014 елның 16 марты, якшәмбе
Ел саен мартның 3нче якшәмбесендә безнең һөнәри бәйрәмебез - Торак-коммуналь өлкәсе эшчеләре көне үткәрелә!

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне һөнәри бейрәм белән тәбрик итәм!

Бергәләп без ТКХ эффективлыгына омтылабыз, хезмәт базарын формалаштырабыз, торак-коммуналь демокраитясен төзибез, акыллы һәм җаваплы торак хуҗаларын тәрбиялибез.

Тармакның бүген күзәтелә торган барлык үзгәрешләре сезнең осталыгыгынздан,шәхси катнашудан һәм нәтиҗәдә кызыксынуыгыздан башка ашырыла алмас иде. Ихлас күңелдән сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете һәм куелган максатларга ирешүегезне телим!

Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры
Ирек Фәйзуллин
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International