Владимир Кудряшев "Смарт Сити: интеллектуаль биналардан - акыллы шәһәрләргә" дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә катнашты

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары В.Н.Кудряшев бүген Казан Ярминкәсендә узган "Смарт Сити: интеллектуаль биналардан - акыллы шәһәрләргә" дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә катнашты.

СМАРТ Сити Казань - халыкара һәм Россиядәге бизнес үсеше, фән-мәгариф һәм рәсми эшчәнлеге өчен инвестиция мәйданын булдыру буенча  Татарстан Республикасының инфраструктура проекты . СМАРТ Сити - территорияне тулаем планлаштыруның Россиядә булган беренче проектларының берсе.

Чарада РФ субъектларының башкарма хөкүмәт вәкилләре, интеллектуаль һәм ресурнәтиҗәле эшчәнлек өлкәсе оешмалары һ.б. катнашты. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар торак белән интеллектуаль идарә итү системаларын, шәһәрнең инфраструктур үсешенең элементы буларак ресурнәтиҗәлелек сорауларын тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International