Төзелеш министрлыгында су үткәргеч системаларны ремонтлауга "Напыляемая труба" технологиясен гамәлгә кертү сорауларын карадылар

2014 елның 14 марты, җомга
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында төзелеш комплексы идарәсен  җитәкләүче  И.С.Гимаев җитәкчлегендә "Напыляемая труба" технологиясен су үткәргеч системаларны ремонтлауда гамәлгә кертү соравы буенча киңәшмә узды.

Чарада су үткәргеч-канализация хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче зур оешма вәкилләре һәм ТКХ өлкәсенең башка белгечләре катнашты.

Семинар барышында "ЗМ Россия" компаниясенең бизнес үсеше директоры Р.А.Шехмаметьев доклад белән чыгыш ясады һәм презентация күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International