Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында 2014 елда 793 йорт ремонтланачак. 6 март күрсәткечләренә караганда, 36 муниципаль районда 319 күп фатирлы йортта капиталь ремонт оештырылган инде. Бүген бу хакта республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин шулай ук искә төшергәнчә, 2013 елда капиталь ремонтны финанслау күләме 4,77 млрд. сум тәшкил иткән, 6,15 млн. кв. метр мәйданлы 926 күп фатирлы йорт ремонтланган, 257,15 мең кешенең торак шартлары яхшыртылган.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт буенча озак сроклы программа «Республика Татарстан» газетасында бастырып чыгарылган, йортларның исемлеге белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында яисә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы сайтында танышырга мөмкин. Программага барлыгы 15 мең 387 күп фатирлы йорт кертелгән, анда барлык муниципаль районнар да катнаша.
2014 елда мәктәпләргә капиталь ремонт ясау программасына 159 гомуми белем учреждениесе кертелгән, программаны финанслауга 2,55 млрд. сум карала. 5 март күрсәткечләре буенча 135 мәктәптә эшләр башланган инде.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2014 елда 13 балаларны савыктыру лагерена капиталь ремонт ясау планлаштырылган. 5 мартка, 10 объектта эшләр алып барыла, акчаларны үзләштерү 18,8% тәшкил итә. Өч объектта эшне оештырасы бар, болар – Биектау муниципаль районында «Чайка» лагере,Казанда «Заречье» лагере һәм Түбән Кама муниципаль районында «Кама» лагере. Программаны финанслау күләме – 100 млн. сум. Сезонлылык факторын исәпкә алып, барлык планлаштырылган эшләр күләмен 2014 елның 25 маена кадәр төгәлләү каралган.
Участок ветеринария пунктын төзү һәм республика районнарында ветеринария берләшмәләренә һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә капиталь ремонт буенча 2014 елга хәлләр болайрак: 26 фундамент монтажланган, заводта 32 комплект участок ветеринария пункты әзерләнгән.
Татарстан Республикасы ветеринария берләшмәләренә һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә капиталь ремонт эшләре 28 объектта алып барыла.