Фәрит Хәнифов ТР Дәүләт советы Комитетында доклад белән чыгыш ясады

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә ТР Дәүләт советының "ТР гражданнарын арзан һәм уңайлы торак белән тәэмин итү" РФ дәүләт программасы гамәлләшүен контрольдә тоту тоту һәм икътисад буенча киңәшмәсе узды. Биредә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Фәрит Хәнифов доклад белән чыгыш ясады.

Утырышны ачу барышында рәис Марат Галиев республикада өлешле төзелеш вәкилләренең проблемалары тулысынча диярлек чишелгәнен хәбәр итте. Биш ел эчендә контрольдән 85 объект төшерелгән.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рафар Шакиров Дәүләт Советы депутатларын Яр Чаллы шәһәрендә өлешле төзелеш өлкәсендә контроль һәм күзәтү барышы белән таныштырды. Үткән елда бу өлкәдә хокук бозу очраклары турында 59 кисәтү бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International