«Invest in Tatarstan 2014» чарасында катнашу

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М.Фролов "Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгның 2013 елдагы эшчәнлеге һәм 2014 елга планнары" коллегиясендә катнашты.

Коллегия «Invest in Tatarstan 2014» II Халыкара форум кысаларында уза.

Халыкара кышкы форум бизнес һәм инвестицияләр өлкәсендә дөнья күләмендә әһәмиятле чара булып тора. Биредә уңышка ирешкән бизнес лидерлары, Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә дәүләт хөкүмәте вәкилләре һәм Татарстанны үз инвестиөияләре өчен мәйдан буларак караучы чит ил инвесторлары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International