ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә инвестицион программаларны эшләү, раслау һәм үтәү буенча бурычлар үтәлеше турындагы доклад белән чыгыш ясады.


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасының Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. «Татарстан Республикасының Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя билеләү идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең яңа директоры итеп Рафар Шакиров билгеләнде.

Торак төзелеше темплары, социаль-мәдәни объектлар һәм җәмәгать урыннары төзүнең федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Федераль һәм республика акчаларына җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча быел Татарстанда зур күләмле эш каралган. Бүгенге көндә 65 территория буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 36% тәшкил итә. Программаның беренче объекты - Әтнә районында парк файдалануга тапшырылды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


29
июль, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 1 гыйнварыннан 30 июненә кадәр Татарстанда төзелешкә рөхсәт бирү буенча гаризаларның саны 324кә җиткән. Шуларның 321е Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы аша, 3се «Мин төзим» сервисы аша бирелгән. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы аша төзелешкә бирелгән рөхсәтләр саны 321гә җитте.

 

Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе проект документларына дәүләт һәм дәүләти булмаган экспертиза үткәрүне тормышка ашыра, аның составына капиталь төзелеш объектының цифрлы мәгълүмат моделе керә ала.

Бөтенроссия халык фронты Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүче солдатларга һәм халыкка ярдәм итү өчен «БАРЫСЫ ДА ҖИҢҮ ӨЧЕН» дигән проектын башлап җибәрде.


28
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Биектау муниципаль районында төзелеш һәм капиталь ремонт объектларында булды. Министрны Биектау муниципаль районы башлыгы Фәрит Хисаметдинов озатып йөрде. Төзелеш-монтаж эшләренең барышы турында аңлатмаларны “ТР ГИСУ” ГКУ директоры урынбасары Илнар Солтанов һәм подрядчы оешма вәкилләре бирде.

2022 елның 12-14 октябрендә Мәскәүдә «Мәрхәмәтле күршеләр» гомумроссия проекты нигезендә «Яхшы күршеләр арасында социаль практика» бөтенроссия форумы узачак. Анда күрше-тирә мөнәсәбәтләрне үстерү белән кызыксынучы теләсә кайсы физик һәм юридик зат катнаша ала.


27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Торак-коммуналь хуҗалык системасындагы үзгәрешләр һәм 2022 елда тармакның яңа эш кагыйдәләре турында «Бердәм Россия» төбәк иҗтимагый кабул итү мәйданчыгында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International