ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслар объектларын ягулык чорына әзерләү буенча республика штабының чираттагы утырышын үткәрде.

Татарстанда «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы – 2022» россиякүләм конкурсының республика этабы башланып китте. Татарстан Республикасы өчен әлеге конкурс аерым әһәмияткә ия: ул социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясенең 30 еллыгында уза.


10
август, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында «түгәрәк өстәл» артында Татарстанда төзелеш һәм торак программаларын үстерү турында сөйләштеләр. Чарада министр урынбасары Илшат Гыймаев, шулай ук республиканың эре төзүчеләре һәм кредит оешмалары вәкилләре катнашты.


9
август, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин 2022 елның беренче яртыеллыгында Татарстан төзелеш комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында журналистларга сөйләде.

Чара Светлая долина торак комплексы паркында узды.

 


8
август, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында социаль-мәдәни объектларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.


5
август, 2022 ел
җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «РФ йорты» АҖ гражданнар һәм төзүчеләргә ярдәм итү буенча дәүләт программалары операторы ярдәмендә торак төзелеше һәм шәһәр тирәлеген үстерү өчен инфраструктураны ташламалы финанслау механизмын куллану сораулары буенча фикер алыштылар.

2022 елның 25-26 августында Казанда Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумы узачак. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үтәчәк. Форумны Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы оештыра.


4
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җитәкчелегендә узган эшлекле киңәшмәдә Торак фондын, социаль өлкә һәм җылылык белән тәэмин итү объектларын җылыту чорына әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Министр үз чыгышында, 2022/2023 елгы җылылык чорына әзерлекне тәмамлау өчен вакыт аз калып баруын һәм билгеләнгән вакытка барлык эшләрне төгәлләү өчен көч куярга кирәклеген искәртте.


3
август, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында Биектау районының аз тәэмин ителгән гаиләләреннән 145 булачак укучы беренче сыйныф укучысының портфельләрен алды.


2
август, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының яңа урынбасары итеп Мәҗит Салихов билгеләнде, тиешле документка ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International