Марат Айзатуллин Биектау беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Бүген «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында Биектау районының аз тәэмин ителгән гаиләләреннән 145 булачак укучы беренче сыйныф укучысының портфельләрен алды.

Букчаларны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов тапшырды.

«1 сентябрь алдыннан сезгә, барыннан да элек, яхшы укуыгызны телим. Белем - ул сезнең киләчәк нигезе, уңышка ирешү юлында төп шарт!   Шуңа күрә укытучыларыгызны һәм әти-әниләрегезне яхшы билгеләр белән сөендерегез, мәктәп тормышында актив катнашыгыз, инициатива күрсәтегез. 1 сентябрь сезнең өчен зур биеклекләргә юлда старт булсын, ә мәктәп - сыйныфташлар һәм педагоглар белән аралашу һәм белем алу шатлыгы белән тулган икенче йорт”, - диде үз чыгышында министр.

Ул билгеләп үткәнчә, яңа уку елында республикада 7 меңнән артык укучы өчен 10 яңа мәктәп ачылачак.  Моннан тыш, Татарстанда мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын яңартуга зур игътибар бирелә. Быел республика программалары кысаларында 140 тан артык мәгариф объекты капиталь ремонтланачак.

Гомумән алганда, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында беренче сыйныф укучысының портфельләрен Биектау районының 200дән артык баласы алды.

Исегезгә төшерәбез, мәктәп портфельләрен тапшыру традициясе 2007 елда Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы инициативасы һәм ТР Президенты ярдәме белән башланып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International