ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары итеп Мәҗит Салихов билгеләнде

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының яңа урынбасары итеп Мәҗит Салихов билгеләнде, тиешле документка ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Исегезгә төшерәбез, элек ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазыйфасын башкарган Рафар Шакиров “Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе”ДАУ директоры итеп билгеләнде.

Белешмә өчен:

Мәҗит Салихов 1965 елның 8 октябрендә Татарстан АССРның Саба районы Татар Икшермәсе авылында туган.

1984-1986 - Совет Армиясе сафларында хезмәт итә

1983-1990 — Казан инженер-төзелеш институты студенты

1990-1998 — «Татнефть» берләшмәсе Азнакай автомобиль юллары идарәсенең 2 нче юл участогы прорабы, юл мастеры

1998-2005 - «Татнефтедор»ҖЧҖ филиалының Әлмәт автомобиль юллары идарәсе баш инженеры, башлыгы

2005-2006 - Әлмәт районы һәм шәһәре администрациясе башлыгының беренче урынбасары

2006-2010 — “Әлмәт шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе

2010-2011 - Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе

2011-2015 — Әлмәт муниципаль районы башлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы рәисе, «Әлмәт шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы, «Әлмәт шәһәре» муниципаль берәмлеге Советы Рәисе

2015-2022 — “Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе” дәүләт автоном учреждениесе директоры

2012 елның августыннан – ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International