Министр урынбасары ачылыш тантанасында чыгыш ясады һәм күргәзмә экспозициясен карады. «Чиста су. Казан» 10 нчы махсуслаштырылган күргәзмә һәм конгресс «Казан ярминкәсе» территориясендә 17-19 октябрьдә уза. Күргәзмә уникаль эшлекле мәйданчык булып тора, анда ел саен торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә, чиктәш тармакларда актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен катнашучылар очраша. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин куйган 2024 елга кадәр милли максатлар су сыйфатын күтәрү, су системаларын саклау һәм су объектларын экологик савыктыру өстендә зур эшләр билгеләнгән. Милли проектларны тормышка ашыруда уңай нәтиҗәләргә барлык кызыксынган якларның: дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый һәм фәнни оешмаларның, бизнес вәкилләренең конструктив хезмәттәшлеге шартларында гына ирешергә мөмкин.
Бүген Казанда төзелештә бәя билгеләү буенча ел саен үткәрелә торган семинар узды. Чараның төп сораулары: шәһәр төзелеше эшчәнлегендә һәм төзелештә бәя барлыкка китерүдә законнардагы үзгәрешләргә күзәтү. Смета бәясен дөрес итеп билгеләүгә тикшерү уздыруның актуаль сораулары. Төзелештә сметалы нормалаштыру нормаларының һәм кагыйдәләренең заманча таләпләрен аңлату. Төзелеш смета бәясен билгеләүнең базис-индекс методы. Семинарны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном оешмасы оештырды. Семинарда Татарстан Республикасы, Чуваш республикасы, Пермь өлкәсеннән 100дән артык җитәкче һәм белгеч катнашты.
2019 елның 9 аенда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан гомуми мәйданы 8337,65 мең кв. м булган барлыгы 443 күпфатирлы йорт тикшерелде, шул исәптән план буенча тикшерүләрдә – 74 йорт (гомуми мәйданы 747,562 мең кв. м.), планнан тыш тикшерүләрдә 7590,09 мең кв. м. булган 369 йорт каралды.
Барлыгы 1381 хокук бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре буенча – 1210, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 134, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы буенча – 37.
Барлыгы 1 690 800 сумлык штраф салынды, шуның 884 500 сумы – ТКЗТИ, 806 300 сумы – җәмәгать суды тарафыннан. 1 225 300 сумлык (салынган штраф суммасының 72,5%ы) штрафлар түләнгән.
2019 елның 17-19 октябрендә «Казан ярминкәсе» КҮ территориясендә «Чиста су. Казан» 10 нчы махсуслаштырылган күргәзмә һәм конгресс һәм «Идеаль йорт» 1 нче бизәкләү материаллары, мебель, интерьер, дизайн һәм декор әйберләре махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак. Быел күргәзмәләрдә Рәссәйнең һәм Татарстан Республикасының 15 шәһәреннән, шулай ук Беларусь Республикасыннан 50дән артык компания һәм учреждение катнашачак. «Чиста су. Казан» күргәзмәсе Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, «Казан ярминкәсе» ААҖ, Су ресурслары федераль агентлыгы һәм «Средволгаводхоз» ФДБУ ярдәме белән уздырыла. Конгрессның төп чарасы булып «Су ресурслары белән идарә итү һәм аларны саклау» дигән темага пленар утырыш тора. «Чиста су. Казан» күргәзмәсе һәм «Идеаль йорт» күргәзмәсе 3000нән артык килүчене һәм профильле өлкә белгечләрен җәлеп итәчәк, аларга киң сайлап алу мөмкинлеге һәм эшлекле программада катнашу мөмкинлеге бирәчәк. Өстәмә мәгълүмат: тел.\факс: (843) 202-29-06 E-mail: id.expokazan@mail.ru www.waterkazan.ru, www.expohouse.ru
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды. Утырыш барлык төбәкләр белән видеоконференция режимында узды.
Утырышта катнашучылар «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
«Демография» илкүләм проектыннан башлыйм, - диде Дмитрий Медведев. - Бүген яслеләр белән хәлләр ничек икәнлеген белик. Тема аңлашыла. Без өчтән алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен балалар бакчалары чираты буенча эшләгән идек, бу турыда еш искә төшерәм. Бу – катлаулы, масштаблы проект булды. Тулаем ул гамәлгә ашырылды. Хәзер инде без өч яшькә кадәрге балаларны мәктәпкәчә учреждениеләргә – яслеләргә урнаштыру турында сөйләшәбез.
Бюджетта бу максатларга акчалар күп салынган, быелга – 65 млрд сум диярлек. Төзелеш буенча алда баручы төбәкләр бар: Воронеж өлкәсе, Татарстан, Вологода, Рязань, Белгород өлкәләре.
Учреждениенең тантаналы ачылышы район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов һәм башка мактаулы затлар катнашында узды. Бина 1980 елда төзелгән, ул вакыттан бирле биредә ремонт бер тапкыр да ясалмаган. Белгечләр объектны тулысынча яңартты – үзәк җылыту, салкын су белән тәэмин итү, канализация, вентиляция системалары ремонтланды; электромонтаж эшләре башкарылды; түбә, тәрәзәләр, ишекләр, сантехника алмаштырылды; яңа сәхнә ремонтланган. Яңартылган бинада авыл халкы бәйрәмнәрне билгеләп үтәргә, спектакльләр куярга, төрле ярышлар үткәрергә планлаштыра. Әлегә клуб расписаниесе буенча сигез түгәрәк эшли – «Светлячок», «Домисолька» һәм «Яшь актер», «Славяне» балалар һәвәскәрләр берләшмәсе, «Өчкүл кызлары» һәвәскәрләр берләшмәсе, «Славяночка» (өлкәннәр өчен) кызыксынулар клубы, «Чемпион» шашка берләшмәсе һәм «Здоровячок» спорт түгәрәге. Тантаналы чара уңаеннан мәдәният йортында бәйрәм концерты узды.
Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) үз экосистемасын үстерү һәм үз сервисларын популярлаштыру өчен регионнардагы иҗтимагый вәкилләр җыелмасын ачты. Вәкиллек челтәре илнең барлык төбәкләрендә һәр юнәлеш буенча эшләячәк — «Эшкуарлык һәм технологияләр», «Социаль проектлар», «Мәгариф һәм кадрлар», «Шәһәр үсеше». Сайлап алу үз эченә өч этапны ала. Дәгъва кылучылар 10 ноябрьгә кадәр, шәхси һәм һөнәри үсеш стратегиясе буенча видеопрезентация һәм эссе кертеп, онлайн-заявка бирергә тиеш. Икенче этапта сайлап алуда катнашучылар үз Стратегияләрен презентацияләү белән ачык чаралар уздырачаклар, моннан тыш, экспертлар аларның һәркайсының цифрлы медиада активлыгын бәяләячәк. Өченче этап эшлекле уен булачак: претендентларга АСИ алдында торган реаль бурычларны хәл итү юлларын табарга кирәк булачак. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча күчеп алырга мөмкин.
2018-2019 елларга «Демография» илкүләм проекты кысаларында, 6130 урын, урыны булдырып, шул исәптән 3110 ясле урыны, 30 балалар бакчасы төзү карала, бүгенгә 24 объект файдалануга тапшырылган, калган объектлар буенча эшләр дәвам итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Белгород өлкәсе губернаторы урынбасары-төзелеш һәм транспорт департаменты башлыгы Евгений Глаголев җитәкчелегендәге Белгород өлкәсе делегациясе Татарстанга тәҗрибә уртаклашу өчен килде. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов кунакларга республикада төзелеш һәм ТКХ өлкәсендә 40 программаны гамәлгә ашыру турында сөйләде. ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе ДКУ һәм ТР торак-коммуналь хуҗалык фонды программаларының Баш заказчысы эшенә аерым игътибар бирде. «Без торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемаларны хәл итү буенча комплекслы стратегияне гамәлгә ашыруга керешкән беренче төбәкләрнең берсе булдык. Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау-бу зур эшнең бер юнәлеше генә. Ел саен үткәрелә торган капиталь ремонт планнарын формалаштырганда энергия нәтиҗәлелеген һәм энергияне сак тоту чараларын, шул исәптән һава торышын җайга салу, подъездлардагы тәрәзәләрне алыштыру, түбәләрне җылыту һ.б. ш. кертеп, кертү күздә тотыла», - диде Алексей Фролов.
Яңа төзелештә яшәүчеләр-социаль ипотека программасында катнашучылар-бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре булды. Түбән Каманың 49 нчы микрорайонында Фикрәт Табиев урамы буенча 41-нче номерлы 160 фатирлы торак йортына яшәүчеләр күченде. Социаль ипотека программасында катнашучылар – бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре яңа йортларда яшәүчеләр булдылар. Йорт ун торак каттан, дүрт подъезддан тора, фатирларның гомуми мәйданы 8 мең квадрат метр тәшкил итә. Барлык фатирлар да яшәү өчен тулысынча җиһазландырылган, аларда сантехника, газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, газ, электр энергиясе исәпләү приборлары, җылылык регуляторлары урнаштырылган. Агымдагы елда 400 фатирлы өч катлы йортта яшәүчеләр яңа ачкычларга ия булдылар. Хәзерге вакытта Түбән Каманың 49 нчы микрорайонында 120 фатирлы 49-16 номерлы социаль ипотека йорты төзелеше ахырына якынлаша.2019 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында 7,8 мең фатирга исәпләнгән 165 йорт төзүне күздә тота.