«Татинвестгражданпроект» ДУП проект документларын эшләүче Иннополис мәктәбе проекты Build School Project 2019 смотр-конкурсында җиңүче булды. Конкурсны оештыручы-Рәссәй Архитекторлар берлеге, жюри составына халыкара экспертлар керә. Build School Project конкурсы инде өченче тапкыр үткәрелә, быел сморт-конкурста бөтен дөньядан 70ләп эш тәкъдим ителгән иде. Татарстан Республикасыннан «Татинвестгражданпроект» ДУП катнашты. Смотр-конкурс гадәттәгечә проектлау буенча халыкара күргәзмә кысаларында үткәрелә. «Татинвестгражданпроект» Build School Project конкурсында өченче тапкыр катнаша, бу елда конкурста Иннополис мәктәбе һәм ике балалар бакчасы проектлары тәкъдим итә. Институт берничә тапкыр төрле номинацияләрдә бәйгенең җиңүчесе булды. «Проект оешмасының юнәлеше зур – институт мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, административ биналар проектлавы, реставрация белән актив шөгыльләнүе бик шәп, һәм болар барысы да югары дәрәҗәдә», - дип билгеләп үтте конкурсны оештыручылар һәм Татинвестгражданпроект һәрвакыт диярлек Рәссәй һәм халыкара дәрәҗәдәге төрле конкурсларда җиңүче һәм номинант була, дип өстәде.
Татарстан Республикасыннан чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айназ Ярмиев катнашты. 2 ел эчендә 39 Шәһәрдә һәм 5 тарихи җирлектә 44 проект җиңүче булды. Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрәссәй конкурсы Рәссәй Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылды һәм беренче тапкыр 2018 елда уздырылды. Конкурсның еллык приз фонды суммасы-5 млрд.сум. Акча 80 кече шәһәр һәм тарихи җирлектән җиңүчеләр булган проектларга ярдәм итү өчен федераль бюджеттан бүлеп бирелә. «Киләсе елда без берьюлы ике конкурс уздырачакбыз. 1 февральгә кадәр 2020 елга гаризалар бирү төгәлләнәчәк һәм 1 сентябрьгә кадәр якындагы 2 елга конкурс ясарга планлаштырабыз», – диде Виталий Мутко. Игорь Комаров сүзләренә караганда, конкурсны үткәрүнең әһәмияте аның ихтыяҗы белән бәйле. Округ регионнары федераль бюджеттан 3 млрд.сумнан артык акча алдылар. «Бу ярдәм – озак еллар тупланган шәһәр төзелеше проблемаларын хәл итү өчен зур ярдәм», – дип ачыклык кертте РФ Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле. Моннан тыш, вәкаләтле вәкил, зур булмаган шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә шәһәр киңлекләренең җәлеп итүчәнлеген арттыру хәзерге вакытта актуаль бурычны – эчке һәм тышкы туризмны үстерү-хәл итүгә сизелерлек өлеш кертә ала, дип белдерде.
Җиңүчеләрне рәсми бүләкләү «Ачык инновацияләр» форумы кысаларында узды. «Ачык инновацияләр» VIII халыкара инновацион үсеш форумы «Сколково» технопаркында 21-23 октябрьдә уза. «GREEN MOBILITY AWARD 2019» бүләген III тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты. GREEN MOBILITY AWARD халыкара бүләге 2017 елда Төньяк илләрнең Министрлар Советының «Эко-мобильлек – уңайлы һәм куркынычсыз тирәлек булдырып» («Green Mobility») проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә куелган һәм ел саен инновацион проектлар һәм тотрыклы үсеш стратегияләрен кертә торган шәһәр һәм экспертларга бирелә, алар барлык халыкның мобильлеген арттыруга, атмосферага парник газлары һәм пычраткыч матдәләр чыгаруны киметүгә, шулай ук уңайлы, уңайлы, уңайлы, җәлеп итүчән һәм Яшел җәмәгать киңлекләрен булдыруга юнәлтелгән.
#Суварстроит компаниясе 1220 фатирлы дүрт күп катлы бер секцияле йортларын – «Әкияти урман» торак комплексының икенче чиратын (25 катлы «Рябина» һәм 23 катлы «Черемуха»), «Палитра» торак комплексының ике йортын (25 катлы 5.1 һәм 23 катлы 5.2 йорт) файдалануга тапшырды. Барлык йортларга да рәсми адрес бирелде, аларны урнаштыру башланды. «Әкияти урман» Һәм «Палитра» торак комплекслары Казанның Идел буе районында 29 га мәйданда яңа «Волжские просторы» микрорайонын булдыру кысаларында тормышка ашырыла, ул 15 мең кешегә исәпләнгән.
2019 елның 9 аенда Бөгелмә зонасы торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан инспекциягә беркетелгән Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнарында торак фондын планлы һәм планнан тыш тикшерү барышында гомуми мәйданы 4119,19 мең кв. метр булган 581 торак йорт тикшерелде. Үткәрелгән тикшерүләр барышында торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләрен, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм режимы бозылуның 816 очрагы ачыкланды. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче оешмалар һәм физик затлар адресына инспекция тарафыннан 556 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 147 беркетмә рәсмиләштерелде, шул исәптән: юридик затларга – 4, вазыйфаи затларга – 24, физик затларга – 119. Барлыгы 475300 сумлык штраф санкцияләре кулланылды. Фактта штрафларның 422300 сумы түләнгән.
Казанда 158-нче номерлы «Тамчы» балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. 340 урынга исәпләнгән яңа учреждение һәм 18 балалар төркеме, шул исәптән сигез ясле, Табиев ур., 2 адресы буенча «Весна» торак комплексы территориясендә төзелгән.
Яңа балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән, подрядчы булып «РамСтрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тора. Шәһәр башлыгына балалар бакчасы мөдире Эльмира Теймурова сөйләвенчә, балалар бакчасында 18 балалар төркеме булдырылган, шуларның 8-е - кече яшьтәге балалар өчен. Балалар белән барлыгы 37 педагог эшләячәк, мәгариф учреждениесе штаты тулысынча комплектлаштырылган, дип ассызыклады ул.
Мәктәпкәчә учреждениедә мөмкинлекләре чикле балалар өчен каралган 4 аз комплектлы төркем җиһазландырылган. Балалар белән махсус әзерлекле педагоглар, дефектологлар, логопедлар эшләячәк. Моннан тыш, яңа балалар бакчасында аерым балалар өчен сенсор бүлмә бар.
Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрьдә «Весна» торак комплексында балалар бакчасы белән янәшә 1501 укучыга исәпләнгән 185-нче номерлы яңа күппрофильле лицей ачылды. Учреждение Татарстанда иң зурысы булып тора.
Казанда барлыгы 306 балалар бакчасы эшли. Агымдагы елда шәһәрдә 6 мәктәпкәчә учреждение ачылган, бу елның ахырына кадәр тагын 4 (барлыгы 12 бина) ачу планлаштырыла. Быел 16 балалар бакчасында капиталь төзекләндерү үткәрелә. Эшләр тәмамлангач, балалар бакчалары 2 яшьтән 6 яшькә кадәрге 2510 бала кабул итәчәк.
Хөрмәтле юл тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез! Юлчыларның эше-ул һәр көнне башкарыла торган хезмәт: юллар, автомагистральләр, транспорт чишелешләре, тоннельләр, күперләр төзү, ремонт эшләрен вакытында башкару. Республикабызның икътисадый һәм социаль үсеше генә түгел, кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге дә сезнең эш сыйфатына турыдан-туры бәйле. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре! Һөнәри осталыгыгыз һәм эшегезгә бирелгәнлегегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Аерым рәхмәт сүзләрен юл хезмәте ветераннарына, тармак алдында торган бурычларны хәл итүдәге тәҗрибәгез бәяләп бетергесез. Барыгызга да нык сәламәтлек, үсеш һәм иминлек телим!
Татарстан Республикасында 18 октябрьгә 1 млн. 836,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 75,7%ын тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин шул хакта хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Халыкара тәҗрибә раслаганча, яшәү өчен шәһәр сайлаганда, беренче планга уңайлы шәһәр мохите һәм креатив капитал үсеше чыга. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов World Urban Parks бөтендөнья парклар конгрессының пленар утырышында белдерде. "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә узган чарада Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Скляр, РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Дмитрий Волков, World Urban Parks делегациясе башлыгы Гил Пеньялос катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, Казанга World Urban Parks Congress кабул итүе бик абруйлы. "Бу белем алуны дәвам итәргә, иң яхшы дөнья тәҗрибәләре белән уртаклашырга һәм үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга искиткеч мөмкинлек. 2015 елда Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләре программасы гамәлгә ашырыла башлады. Быел ул халыкара дәрәҗәдә танылды, архитектура өлкәсендәге Ага Хан премиясенә лаек булды. Бу бүләк Россиянең иҗтимагый киңлекләрне үстерүдә алдынгы илләр рәтенә басуын күрсәтте", - диде ТР Президенты.
ТР Президенты сүзләренчә, конгресста бөтен контитентлардан вәкилләр канаша. Бу ике көндә конгресста катнашучылар Сингапурдагы иң атаклы бакчадан алып Лондон, Мексика, Япония, Көньяк Африкадагы паркларны үстерү тҗрибәләре белән таныша алачаклар.
"Без үз чиратыбызда Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашырга, илебезнең башка төбәкләрендә паркларны үстерү турында белергә шат булабыз. Моннан тыш, "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проекты турында сөйләшәчәкбез, парк киңлекләрен үстерү һәм нәтиҗәле идарә итү өлкәсендә хезмәттәшләребез тәҗрибәсе белән уртаклашачакбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты сүләренчә, иң мөһим бурыч - әлеге процессларга халыкны җәлеп итү. Ул Урицкий паркын төзекләндергәндәге вакыйганы искә төәерде. "Яхшы команда, үз өлкәләрендә белгечләр проект булдырдылар, әмма тәҗрибәбез аша моның аз булуын аңладык. Ул чакта бер киселгән агач безне иҗтимагый киңлекләрне булдыру һәм үстерүдә шәһәр халкы фикерен исәпкә алырга кирәклеген өйрәтте. Чөнки мәйданнар, яр буйлары һәм парклар алар өчен ясала!" - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты билгеләгәнчә, иҗтимагый киңлекләр белән эш шәһәрдә уңайлы шартлар булдыру ягыннан гына түгел, ә шәһәр экологиясенә дә уңай тәэсире ягыннан да әһәмиятле. Россиянең 2019 ел сентяберендә Париж килешүен ратификацияләүдән соң, бу Конгресс климат үзгәреше проблемалары, аларны шәһәрнең яшел киңлекләре белән эш аша хәл итү алымнары турында фикер алыша алырлык илебездә халыкара дәрәҗәдәге беренче чара.
Бүген утырыш кысаларында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды. РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Дмитрий Волков һәм Казахстан Республикасы Индустрия һәм инфраструктура үсеше министрлыгының Төзелеш эшләре департаменты рәисе Мархабат Жайымбетов ике оешма арасында меморандум имзаладылар.
Шулай ук Казанда World Uban Parks Евразия бүлеген булдыру турында килешү имзаланды. Филиал җитәкчесе итеп ТР Президентя ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмабетова билгеләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ Банкы (ГАҖ) президенты урынбасары-Идарәсе рәисе Денис Александрович Бортников белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы белән ВТБ банкы арасында торак төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Бортников кул куйды.
Аерым алганда, бу өлкәдә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм эскроу-счетлар куллану буенча яңа закон кысаларында төзелеш алып баручыларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды.
Яклар шулай ук республиканың, шулай ук җирле кече һәм урта эшкуарлык субъектларының әһәмиятле проектларын финаслауның төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Искәртәбез, Татарстан ВТБ банкы белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Бүген республикада банкның 8 шәһәрдә 35 офисы эшләп килә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, корпоратив бизнесның кредит портфеле тотрыклы рәвештә югары булып кала.
«Банк машина төзелеше предприятиеләре белән уртак проектларны уңышлы гамәлгә ашыра. Банк республиканың кече һәм урта эшкуарлыгы белән эшләүгә зур игътибар бирә һәм дәүләт ярдәменең барлык программаларында да катнаша. Моннан тыш, физик затларга кредитлар бирү программасын уңышлы үстерә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Халыкка бирелгән 87 млрд сум кредитның 51 млрд сумы – ипотека кредиты. Бүген Татарстан Республикасында һәр өч кредит ВТБ банкыннан алынган. Әлбәттә, банк үсешенең яңа юнәлеше – торак төзелешен проект финанславы. Республикада төзелеш алып баручыларның 11 проектына 5,7 млрд сум күләмендә финанслау хупланды».