Рөстәм Миңнеханов: Яшәү өчен шәһәр сайлаганда, беренче планга уңайлы шәһәр мохите һәм креатив капитал үсеше чыга

2019 елның 18 октябре, җомга

Халыкара тәҗрибә раслаганча, яшәү өчен шәһәр сайлаганда, беренче планга уңайлы шәһәр мохите һәм креатив капитал үсеше чыга. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов World Urban Parks бөтендөнья парклар конгрессының пленар утырышында белдерде. "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә узган чарада Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Скляр, РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Дмитрий Волков, World Urban Parks делегациясе башлыгы Гил Пеньялос катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, Казанга World Urban Parks Congress кабул итүе бик абруйлы. "Бу белем алуны дәвам итәргә, иң яхшы дөнья тәҗрибәләре белән уртаклашырга һәм үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга искиткеч мөмкинлек. 2015 елда Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләре программасы гамәлгә ашырыла башлады. Быел ул халыкара дәрәҗәдә танылды, архитектура өлкәсендәге Ага Хан премиясенә лаек булды. Бу бүләк Россиянең иҗтимагый киңлекләрне үстерүдә алдынгы илләр рәтенә басуын күрсәтте", - диде ТР Президенты. 

ТР Президенты сүзләренчә, конгресста бөтен контитентлардан вәкилләр канаша. Бу ике көндә конгресста катнашучылар Сингапурдагы иң атаклы бакчадан алып Лондон, Мексика, Япония, Көньяк Африкадагы паркларны үстерү тҗрибәләре белән таныша алачаклар. 

"Без үз чиратыбызда Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашырга, илебезнең башка төбәкләрендә паркларны үстерү турында белергә шат булабыз. Моннан тыш, "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проекты турында сөйләшәчәкбез, парк киңлекләрен үстерү һәм нәтиҗәле идарә итү өлкәсендә хезмәттәшләребез тәҗрибәсе белән уртаклашачакбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты сүләренчә, иң мөһим бурыч - әлеге процессларга халыкны җәлеп итү. Ул Урицкий паркын төзекләндергәндәге вакыйганы искә төәерде. "Яхшы команда, үз өлкәләрендә белгечләр проект булдырдылар, әмма тәҗрибәбез аша моның аз булуын аңладык. Ул чакта бер киселгән агач безне иҗтимагый киңлекләрне булдыру һәм үстерүдә шәһәр халкы фикерен исәпкә алырга кирәклеген өйрәтте. Чөнки мәйданнар, яр буйлары һәм парклар алар өчен ясала!" - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ТР Президенты билгеләгәнчә, иҗтимагый киңлекләр белән эш шәһәрдә уңайлы шартлар булдыру ягыннан гына түгел, ә шәһәр экологиясенә дә уңай тәэсире ягыннан да әһәмиятле. Россиянең 2019 ел сентяберендә Париж килешүен ратификацияләүдән соң, бу Конгресс  климат үзгәреше проблемалары, аларны шәһәрнең яшел киңлекләре белән эш аша хәл итү алымнары турында фикер алыша алырлык илебездә халыкара дәрәҗәдәге беренче чара. 

Бүген утырыш кысаларында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды. РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Дмитрий Волков һәм Казахстан Республикасы Индустрия һәм инфраструктура үсеше министрлыгының Төзелеш эшләре департаменты рәисе Мархабат Жайымбетов ике оешма арасында меморандум имзаладылар. 

Шулай ук Казанда World Uban Parks Евразия бүлеген булдыру турында килешү имзаланды. Филиал җитәкчесе итеп ТР Президентя ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмабетова билгеләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International