КДАТУ «ДАШКА» балалар архитектура-дизайн мәктәбе укучысы ФАТТАХОВА АЛЬМИРА Рәссәй урта белем бирү учреждениеләренең 9-10 сыйныф укучылары өчен "Хыял мәктәбе" архитектура-сәнгать конкурсында җиңүче булды
Бүген Икенче Рәссәй яшьләр Архитектура биенналесының жюри әгъзалары җиңүчеләрнең исемнәрен атады. Финалистлар эшләгән 30 конкурс проектыннан дүрт иң яхшы эш сайлап алынды, алар алтын һәм көмеш призлар белән бүләкләнде. РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән махсус бүләкләр тапшырылды һәм жюри тарафыннан ике махсус искә алыну булды. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак – коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин үзенең сәламләү чыгышында: «Проектны кәгазьдә күрсәтү-процессның башы гына һәм аны, һичшиксез, төзелеш конструкцияләренә җиткерергә кирәк. Сез алган тәҗрибә, ул, һичшиксез, кирәк булачак. Ә без үз ягыбыздан ярдәм итәргә әзер – икенче архитектура биеннале җиңүчеләренә Татарстан Республикасының яшьләр үзәкләрен проектлаштыруда катнашырга тәкъдим итәбез!». Ирек Әнвәр улы РФ төзелеш һәм ТКХ министрлыгының махсус бүләген - Илья Ободовскийга (Симферополь) һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең махсус призын-Ксения Воробьевага (Мәскәү) тапшырды.
2019 елга Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы гомуми күләмнән 97,9%ка үтәлгән. Торак фонды мониторингы белешмәләре буенча бу 5 млрд. 387 млн. 625 мең сум тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
«Мәгариф» тармагында республикада 6 юнәлештә 3 программа гамәлгә ашырыла. Шулардан гомуми белем оешмаларына, коррекцион мәктәпләргә капиталь ремонт, гомуми белем оешмаларының һәм коррекцион мәктәпләрнең функциональ зоналарына капиталь ремонт эшләре тәмамланган.
Республикада яслеле балалар бакчаларына килгәндә, бүгенгә 30 объектта төзелеш төгәлләнгән һәм 25 объект файдалануга тапшыруга рөхсәт алган, 5 объектта эшләр дәвам итә.
24 октябрьгә мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә капиталь ремонт буенча эшләр 112объектның 100ендә тәмамланган. 12 объектта эшләр дәвам итә.
24 октябрьгә ресурс үзәкләренә капиталь ремонт 15 объектның 13ендә төгәлләнгән. 2 объектта эшләр дәвам итә.
Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт дәвам итә – 24 октябрьгә 12 объектның 4сендә эшләр төгәлләнгән. 8 объектта эшләр бара әле.
Моннан тыш, республикада яшьләр үзәкләре биналарына (урыннарына) капиталь ремонт һәм матди базаларын ныгыту программасы дәвам итә. 24 октябрьгә 9 объектның 6сында эшләр тәмамланган. 3 объектта эшләр дәвам итә.
Халыкка башлангыч медик-санитар ярдәм күрсәтү программасы буенча фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзү программасы буенча 45 объектның 40ында эшләр тәмамланган.
Биш калган объектта эчке эшләр (2 объектта), эчке һәм тышкы инженер челтәрләрен кору (2 объектта) бара, 1 объектта җиһазлар һәм җайланмалар куела.
Бүгенгә 9 табиб амбулаториясеннән 8ендә төзелеш тәмамланган. Кама Тамагы районында 1 объектта эшләр дәвам итә.
25 октябрьгә республикада авыл клубларын төзү программасы буенча 14 объектта эшләр тәмамланган. 6 объектта эшләр дәвам итә.
Татарстанда шулай ук халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блоклы-модульле пунктлар төзү дәвам итә. 25 октябрьгә 22 объектның барысында да эшләр бара.
Татарстан Республикасының 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә капиталь ремонт ясау каралган. 34 объектның 29ында эшләр тәмаланган. Биш объектта эшләр дәвам итә.
24 октябрьгә муниципаль архивларга капиталь ремонт 13 объектның 9ында төгәлләнгән.
Илдә дә, төбәкләрдә дә сәнәгать территорияләре белән эшнең яңа алымнарына ихтыяҗ бар икәнен күрәбез, яңа архитектур проектларга ихтыяҗ бар.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов икенче Россия яшьләр архитектура биенналесында белдерде.
Чара Иннополис шәһәрендә узды.
Икенче Россия яшьләр архитектура биенналесының төп темасы узган чор архитектурасы, кулланылмый торган сәнәгать төзелмәләрен яңа функцияләр өчен үзгәртү булды.
Пленар сессияне ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова алып барды.
"Шәһәрләрне үстерү өчен индустриаль территорияләр потенциалы. Сәнәгать мирасы белән эшләүдә яңа алымнар" пленар сессиясендәге чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, яшьләр - яшь архитекторлар, проблемаларга яңача караучы белгечләр катнашкан чараларны үткәрү аеруча күңелле.
Безгә шундый иҗади кешеләр кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. "Мине инде архитектор итеп булмый", - дип шаярды ул.
Сәнәгать мирсына килгәндә, күпчелек шәһәрләр үзәкләрендә буш калган завод, предприятиеләр биналарын бүген шәһәр мәнфәгатьләре, кешеләр мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә тиеш. Сәнәгать мирасын янә кулланырга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов сөйләгәнчә, биенналедагы конкурс биреме дә шул темага багышланды. Яшь архитекторлар Казандагы элекккеге "Сантехприор" заводы бинасы һәм Елга порты территориясен яңача куллану ысулын тәкъдим итәчәк.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов сөйләгәнчә, Казан вертолетлар заводының да төп производстволарын күчерү теләге бар.
Россия төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев чыгышында Татарстан белән багланышлар актив баруын ассызыклады. Ул Рөстәм Миңнехановка шәһәр мохитен формалаштыруга зур игътибар бирүе өчен рәхмәт белдерде.
"Без шәһәрләрне, халкыбыз кәефен үзгәртәчәкбез", - диде Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Икенче Рәссәй яшьләр архитектура биенналесында булдылар. «Шәһәрләр үсеше өчен индустриаль территорияләр потенциалы. Сәнәгать мирасы белән эшләүгә яңа караш» пленар сессиясе алдыннан рәсми затлар күргәзмәне карап чыктылар һәм катнашучыларның проектларын бәяләделәр. Икенче Рәссәй яшьләр биенналесының финалы Иннополис шәһәрендә 24-26 октябрьдә уза. Чараны оештыручылар-Рәссәйнең Төзелеш министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте. Быел сайлап алу этабына 6 илдән һәм 53 шәһәрдән 739 катнашучы килгән, бу беренче биенналдагыга караганда ике тапкыр күбрәк. Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Лондон, Майами, Дәһли, Пекин һәм Пизадан 35 яшькә кадәр булган яшь белгечләр гаризалар биргәннәр. Алар арасыннан 30 финалист сайлап алынды. Финалистлар «Сантехприбор» заводы һәм Казанда урнашкан Порт элеваторы территорияләрен ревитализацияләү проектларын тәкъдим иттеләр. «Сантехприбор» элекке җитештерү кварталында урнашкан. Хәзер завод мәйданнары, шәһәр үзәгенә якын урнашуга карамастан, буш тора. Аның бер корпусларының фасады мәдәни мирас объекты булып тора. Казан порт элеваторы елга порты янында урнашкан һәм шәһәр картасында тагын бер мөһим урын булырга мөмкин.
Бүген Казанда республика башкаласының коммуналь хезмәтләренә яңа махсус техника ачкычлары тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы территориясендә торак төзелеше проектларын гамәлгә ашыручы төзелеш алып баручыларның эскроу-счетлар буенча эшкә күчүләре мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, төзелеш оешмалары вәкилләре катнаштылар Киңәшмәгә видеоконференция режимында республиканың муниципаль районнары да кушылдылар.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2011 елдан башлап республикада ел саен 2 млн. квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырыла. Структур яктан торакны гамәлгә кертү күләмнәре социаль ипотека программасына 19% туры килә, күп фатирлы инвестицион торакка - 35% һәм индивидуаль торак төзелешенә - 45%. Торак белән тәэмин ителеш 2018 ел йомгаклары буенча уртача республикада яшәүче кешегә – 26,7 кв. м. 2019 ел буенча бу күрсәткеч 27,1 кв. метрга җитәчәк дип көтелә.
«Торак» төбәк проектының төгәлләштерелгән күрсәткечләре нигезендә Татарстан территориясендә 2019 елда 2 млн. 425 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылачак, 2024 елда 3 млн. 648 мең кв. м булыр дип исәпләнә.
Уздырылучы мониторинг кысаларында барлык төзелеш алып баручылар һәм алар гамәлгә ашыра торган төзелеш проектлары ике төркемгә бүленә. Беренче төркемгә 78 төзелеш алып баручы керә, алар 2 млн. 322 мең кв. метрда 160 күп фатирлы йорт төзиләр, шулар буенча 13 мең 178 өлеш кертеп төзү шартнамәсе төзелгән. 10 объект буенча әзерлек дәрәҗәсен раслау кирәкми, чөнки барлык урыннар да реализацияләнгән һәм эксплуатациягә кертү стадиясендә. 150 объект буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнарының тикшереп тору органнары кирәкле критерийларга туры килү турында бәяләмәләр бирелгән. Барлык объектлар да билгеләнгән тәртиптә төзелә, эшләр барышы Татарстан Республикасы Президенты дәрәҗәсендә тикшереп торыла.
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, проект финанславына күчкән объектлар икенче төркемгә керә. 65 объекттан банкларга заявкалар гомуми мәйданы 777 мең кв. метр булган 47 йорт буенча бирелгән. Шулардан 26 объект буенча проект финанславы шартнамәләре төзелгән, 6 объект буенча заявкалар банклар тарафыннан хупланган, 15 объект буенча заявкалар карауда, 18 объект буенча төзелеш алып баручылар проект финанславы алуга заявкалар әзерлиләр.
Владимир Якушев билгеләп үткәнчә, Татарстан күп юнәлешләр буенча алда бара, шул исәптән торак төзелеш өлкәсендә дә.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада төзелеш алып баручылар һәм банклар вәкилләре белән, эскроу-счетлар кулланып, проект финанславына күчү мәсьәләләрен карау өчен даими очрашулар уздырыла. «Бу яңа эш схемасы, төзүчеләр өчен дә, финанс учреждениеләре өчен дә. Без очрашабыз, проблемалы моментлар буенча фикер алышабыз. Бу вакыт эчендә зур эш башкарылды, - диде Татарстан Президенты. – Ил җитәкчелеге безнең алда җитди бурычлар куйды. Торак халкыбызның тормыш сыйфатының мөһим критерие булуны онытмаска кирәк».
Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев Татарстан Республикасына ике көнлек эш визиты белән килде. Федераль министрның республикада булу программасында беренче чара «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын тормышка ашыру кысаларында ачылган «Ак чәчәкләр» бульварында булды. РФ төзелеш һәм ТКХ министрын төзекләндерү проектын карау барышында шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин булдылар. Бульварны яшелләндерү проектның мөһим өлеше булып тора – анда 1000нән артык эре агач һәм куак утыртылган. Киңлекнең бөтен территориясендә яшел утраулар оештырылды. Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Казанда, республиканың башка шәһәрләрендәге кебек үк, күп еллар дәвамында төзекләндерү буенча масштаблы эш алып барыла. 2015 елдан 2018 елга кадәр «Парклар һәм скверлар», «Су саклау зоналарын төзекләндерү» республика программалары һәм «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» өстенлекле проекты кысаларында барлыгы 8,6 млрд сумлык 328 объект (264 парк һәм сквер, 43 яр буе, 6 мәйдан, 7 бульвар, 8 урам) төзекләндерелгән.
Алар 2018 елда район кешеләре белән бергәләп эшләнгән яңа җәмәгать киңлеген карадылар.
Территорияне төзекләндерүнең алдан билгеләнгән концепциясе буенча ачык фикер алышулар барышында бердәм яшел җәяүлеләр бульвары барлыкка китерү, эре агачлар белән яшеллек өчен мәйданчык бүлеп бирү, функциональ зоналар: актив рәвештә вакыт уздыру, ял итү өчен төрле урыннар булдыру турында карарлар кабул ителгән иде.
Яңа «Ак чәчәкләр» бульвары 2018елның 10 ноябрендә тантаналы төстә ачылды.
Төзекләндерүнең икенче чираты 2019 елда тәмамланды.
Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Зирекле авыл җирлегендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтте. Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л.А.Әхмәтҗанова катнашты.
Министр парламентарийларга калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчү буенча агымдагы вәзгыять турында сөйләде. Министр парламентарийларга калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчү буенча агымдагы вәзгыять турында сөйләде. Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар Татарстанда җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү проблемаларын карады. Доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков чыгыш ясады. Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Рәссәйдә ел саен миллион халкы булган шәһәр 400 мең тоннага кадәр калдык эшкәртә. Илдә бер кешегә елына якынча 300-400 кг калдык туры килә. «Республиканың калдыклар белән эш итү реформасына кергән вакытта безнең башка төбәкләрнең алдынгы тәҗрибәсе өйрәнелде.