Ирек Фәйзуллин ТР Дәүләт Советында Хөкүмәт сәгатендә чыгыш ясады

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Министр парламентарийларга калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчү буенча агымдагы вәзгыять турында сөйләде.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының дүртенче утырышында «Хөкүмәт сәгате» кысаларында Татарстан Республикасында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү проблемалары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты мәгълүматы тыңланды.

Доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков чыгыш ясады.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Рәссәйдә ел саен миллион халкы булган шәһәр 400 мең тоннага кадәр калдык эшкәртә. Илдә бер кешегә елына якынча 300-400 кг калдык туры килә. «Республиканың калдыклар белән эш итү реформасына кергән вакытта безнең башка төбәкләрнең алдынгы тәҗрибәсе өйрәнелде.

Региональ операторлар эшчәнлеге зоналарының оптималь санын билгеләү максатларында, республикада төрле сценарийларга анализ ясалды. Без ике төбәк операторы вариантына тукталдык. Һәр төбәк операторына 1,9 млн.кеше булган зона хезмәт күрсәтә», – дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин. Узган ел, РФ Хөкүмәте карары нигезендә, Төзелеш министрлыгы тарафыннан ике зона буенча да төбәк операторларын билгеләү буенча конкурс үткәрелде. Көнчыгыш зонада оператор – «Гринта» компаниясе, Көнбатыш зонада-ПЖКХ идарәче компаниясе. Алар белән 10 елга килешүләр төзелгән. Министр билгеләп үткәнчә, 2019 елга тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан төбәк операторы хезмәтләренә НДС тан башка 365 сум 86 тиен күләмендә бердәм тарифлар билгеләнгән. Күпфатирлы йортта яшәүчеләр өчен-71 сум 95 тиен, шәхси йортта яшәүчеләр өчен 78 сум 05 тиен түләү каралган. Калдыклар белән эш итү буенча территориаль комплекслы схемага туры китереп, республикада ел саен 1 млн. 613 мең тонна каты коммуналь калдык барлыкка килә. ККК  барлыкка килү төп чыганагы-якынча 75% торак фонды һәм 25% башка кулланучылар категориясе. Депутатларның күп санлы сорауларына җавап биреп, Ирек Фәйзуллин гамәлдәге федераль законнарда җитештерү һәм куллану калдыклары турында кичекмәстән карап тикшерүне һәм эшләп бетерүне таләп итә торган кайбер мәсьәләләр булуын билгеләп үтте.

Осиново авыл җирлегендә каты көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводының әйләнә-тирәгә куркыныч тудырмавына инану өчен өстәмә экспертиза үткәреләчәк, дип белдерде бу мәсьәлә буенча чыгыш ясаучы  Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

"Технологиянең куркынычсызлыгына өстәмә гарантия алу максаты белән, Татарстан Президенты проектны бәйсез халыкара экспертлар тикшерүе турында карар кабул итте. Хәзерге вакытта Татарстан Хөкүмәте һәм чит ил партнерлары арасында, термик зарарсызландыру буенча завод төзелеше белән бәйле рәвештә, тирә-якны саклау мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды", - диде министр.

Ул завод төзелгәндә гражданнарның куркынычсыз әйләнә-тирәгә хокуклары исәпкә алынуын әйтте. 2018 елда бу мәсьәлә буенча фәнни-техник советның ике утырышы узган.

Александр Шадриков әйтүенчә, көнкүреш калдыклары күләме арту сәбәпле, 2026 елда шәһәр янында полигон өчен кулланышлы җир ресурслары бетәчәк. "Полигоннар белән бәйле проблемаларга бүген Мәскәү, Чиләбе өлкәләре, Кырым юлыкты, шул сәбәпле калдыкларны термик ысул белән зарарсызландыру буенча заводлар төзелеше федераль дәрәҗәдә карала", - диде ул.

Аның сүзләренчә, бүген Көнбатыш илләре һәм бөтен дөнья полигоннардан баш тарта - Швейцария, Швеция, Бельгия, Дания, Германия, Нидерландлар, Норвегия, Австрия, Финляндия, Япония. "Анализ күрсәткәнчә, заманча заводларның газ чистарту системалары зарарлы матдәләрне тиз тотып ала, нәтиҗәдә, атмосферага чыккан матдәләр экологик нормаларга тулысынча җавап бирә", - диде министр.

Нидерландта ун еллык тикшеренүләр заводка якын җирдә үскән үсемлекләрдә, җитештерелгән сөттә авыр металлар, диоксин, терекөмеш күләме ил буенча уртача күрсәткечтән артмавын күрсәткән. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International